Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында аз керемле, балалы 170 гаилә дәүләт ярдәме ала

Район социаль яклау бүлеге аша, 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга бирелә торган түләүне (компенсация) алуга өйдән чыкмыйча гына, дәүләт порталы аша гариза язарга кирәк.

Моның өчен дәүләт порталы сайтындагы 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга РФ пособиесе (пособие РФ от 3х до 7 лет) тәрәзәсенә басарга һәм гариза тутырырга. Социаль яклау бүлеге белгечләре кирәкле мәгълүматларны үзләре җыя.

-1 июньнән бүлеккә 362 гариза керде, шуларның 170есенең мөрәҗәгате канәгатьләндерелде, - ди район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. - Әлеге гариза буенча гаилә бер ел дәвамында пособие ала, ә бер елдан соң гаризаны кабат язарга кирәк була. Әгәр гаиләнең кереме тиешле нормалардан аз булса алар кабат түләү алачак. Бер балага айлык пособие күләме – 4686 сум.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев