Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында авыл хуҗалагы белгече терлекче апаларны газетага яздырды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин районның сыер савучы булып эшләгән ике ветеранын, үз акчасына, “Безнең Чирмешән”гә яздырып сөендерде.

Утыз Имән авылыннан 86 яшьлек Тәгъзимә әби  Гыйрфанова һәм  Кармыштан Саҗидә  Минһаҗиева киләсе елның беренче ярты елында да  район яңалыклары белән танышып барачаклар. Әлеге бүләге хакында Рәдиф Рафик улы якташларыбызга авыл хуҗалыгы ветераннары өчен район инвалидлар  оешмасы оештырган чәй табынына җыелгач хәбәр итте.

-35 ел сыер савучы булып эшләдем. Гектар-гектар чөгендере  дә эләкте. Аллага шөкер, чабып-чабып, эш бар дип шатланып эшләдек. Шул хезмәтләрне искә алып бүләк ясаганы өчен Рәдиф энебезгә бик зур рәхмәт, - диде Саҗидә Лотфулла кызы.

Ә Тәгъзимә әби:

-Газетны укып барабыз. Яңалыкларны гына күбрәк языгыз, - дип өстәде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев