Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешән районында алдагы бәйрәмнәргә әзерләнәләр

Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына әзерлек һәм аларны үткәргән вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен террорчылык гамәлләрен кисәтү чараларын төгәл үтәү мөһим.

-Барын да алдан ук һәм җентекләп тикшерергә, аеруча халык күп җыела торган, төрле чаралар үткәреләчәк урыннарда, - диде муниципаль район башлыгы, террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин, террорчылыкка каршы комиссиянең шушы көннәрдә узган киңәйтелгән утырышында. -Аеруча җитәкчеләргә зур җаваплылык йөкләнә.

Читтән килгәннәрне игътибарга алу зарур. Авыл җирлекләре башлыкларына сугышчан дан монументларының, һәйкәлләрнең һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар күмелгән урыннарның сакланышын тәэмин итү өчен тәүлек буе дужур торуны оештыру бурычы йөкләнә.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен дә төгәл үтәргә кирәк. Быел районда коры үләнгә ут кабу очраклары бермә-бер күбәйгән, бу яктан хәл катлаулы. Утырышта районда тормышны тәэмин итүче оешмалар һәм учреждениеләр, хокук саклау органнары вәкилләре дә чыгыш ясадылар, бәйрәмнәргә әзерлек һәм аларны үткәрү чорына күрелүче чаралар белән таныштырдылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Террорчылыкка каршы 2020 елда башкарылган эшләр хакында террорчылыкка каршы комиссия секретаре, район башлыгы ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин отчетын тыңлагач, шушы һәм башка мәсәләләр буенча да, утырышта тиешле карарлар кабул ителде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев