Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында “Афанасьев укулары – 2021” район бәйгесенә йомгак ясалды

Илдәге вәзгыятькә бәйле чара – Афанасьев укулары онлайн форматта узды, анда Яңа Элмәле, Әккәрәй, Ивашкино, Иске Элмәле, Ульяновка, Сосновка, Девичья Поляна мәктәпләреннән катнашкан 87 укучы арасыннан иң осталарын сайлап алдылар. Укучылар биш номинациядә көч сынашты. Бәйге җиңүчеләре грамоталар белән бүләкләнде.

“Порфирий Афанасьев һәм башка чуваш шагыйрьләренең шигырьләрен яттан уку” номинациясендә 1-4 сыйныф укучылары арасында - Әккәрәй мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Вадим Краснов, 5-8 сыйныфлар арасында – Иске Элмәле мәктәбенең 5 сыйныф укучысы София Захарова, 9-11ләр арасында Яңа Элмәле мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Мария Сергеевалар иң сәнгатьле укучылар булып танылды. “П. Афанасьев әсәреннән өзек сәхнәләштерү” номинациясендә Әккәрәй мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына тиңнәр булмады.

Якташыбыз, Чувашстанның халык шагыйре, драматург, тәрҗемәче Порфирий Афанасьев 1942 елның 20 февралендә Яңа Элмәледә туган, бүген Чабакчарда яши.

Рәсем конкурсында “Порфирий Афанасьев портреты” номинациясендә Әккәрәй мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Юрий Захаров һәм Яңа Элмәле мәктәбенең 11 сыйныфы укучысы Ксения Колесниковалар иң оста рәсем ясаучылар. Әккәрәй мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Серафима Ефимова, шул ук мәктәптән 7 сыйныфта укучы Сильвия Еферова, Ивашкино мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Валентина Емельяновалар “Шагыйрьнең әсәрендәге герой портреты” номинациясендә танылдылар. Иске Элмәледән Валерия Григорьева, Әккәрәйдән Екатерина Леонтьева, Ивашкинодан Оксана Красновалар “Афанасьев әсәреннән иллюстрация” номинациясе җиңүчеләре.

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев