Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 90 яшьлек юбилярларны котлау дәвам итә

2020 нче елда 62 райондашыбызга 90-95 яшь тулачак. Былтыр Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлауларны һәм бүләкләрне 53 кешегә ирештерделәр.

Кызганыч, соңгы берничә елда матур гадәткә кергән юбилярларны котлау традициясен, коронавирус чире таралу куркынычы булу сәбәпле, әлегә туктатып торыла. Дөрес, бүләкләрне һәм котлау хатларын юбилярларга тапшыралар, ләкин иң якын кешеләре аша гына.

Май аенда өч якташыбызга: Роза Вәлиәхмәтовага (Урманасты Үтәмеш), Александр Фроловка (Чирмешән) һәм Мингаян Мөхсиновага (Кызыл Яр) 90 яшь тулган.

Июнь аенда дүрт райондашыбыз: Наилә Лотфуллина (Туймәт), Ибраһим Ибәтов (Әмир), Рәхилә Мәгъсумова (Бәркәтә), Гөлҗинан Садыйрова (Иске Үтәмеш) юбилейларын билгеләп үткәннәр.

Июль аенда да юбилярларга: Минсорур Кәримовага (Туймәт), Ибраһим Зариповка (Иске Кади) һәм Мөгөлсем Миначевага (Кармыш) котлаулар һәм бүләкләр тапшырдылар.

-Ике юбилярыбыз да авылда бик хөрмәтле кешеләр. Наилә апа да, Минсорур апа да балалары белән гомер итәләр, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Зур мәҗлесләр үткәрмәсәләр дә, ике йортта да юбилярларның туган көннәрен билгеләделәр. Без дә аларга котлауларыбызны җиткердек.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев