Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 80-90 яшьлекләр дә тавык асрый

Тавыклар шәхси хуҗалыкларда үстерелүче иң киң таралган кош. Хуҗаларын йомырка белән тәэмин итеп торучы тавыкны асрамаучы йортлар бик сирәктер.

Аны үрчетү күп хезмәт сорамый, әлеге йорт кошлары талымсыз булулары белән аерылып торалар. Шуның өчен, башка мал тотарга көче җитмәгән олы яшьтәге әби-бабайлар да бу шөгыльдән аерылырга теләми. Ә сез тавыклар тотасызмы?

Фәридә Сөләйманова (Югары Чегодай): - Авыл җирендә яшәп, тавык та асрамыйча булмый инде, сыер да тотабыз әле. Бездә ит-йомырка токымлы, йонлы аяклы тавыклар. Йомыркаларын энем алып кайтып бирде, шулай үрчеттем. Күп түгел тавыклар – унлап кына. Йомырканы көн аралаш кына салалар, шулай да үзебезгә җитеп тора. Минем утыра торган ике тавыгым бар, быел да чеби чыгарырга җыеналар. Былтыр икесе дә тугызар чеби чыгарды, барысыда үсте, әниле чебиләрне үстерергә җиңел ул. Сыер булгач, эремчек, сөт тә бар яшь кошларга. Тавыклары кала, әтәчләр – иткә. Тавыкларны һәр елны яңартып торам, яшьләре йомырка сала башлагач, картларын суябыз, шулпага бик тәмле. Диетик, химиясез ит.

Надежда Макарова (Андреевка): - Мөгезле эре терлек тә, кош-корт та асрыйбыз. Йомыркага гади – соры, чуар, ак тавыклар тотабыз, иткә бройлерлар, үрдәкләр, казлар үстерәбез. Тавыкларны бик сирәк сатып алабыз, гадәттә, тавыклар утырып чыгара чебешләрне. Барысын да үзебез, балалар өчен тотабыз. Йомырканы яхшы салсыннар өчен витаминлы азыклар, ракушка сатып алабыз, кыш көннәрендә “Рябушка” да бирәбез.

Раудия Котбиева (Бәркәтә): - Миңа инде 84 яшь була, ялгызым яшим, шулай да, иптәшкә биш тавыгым бар. Аны бик күп асраган еллар да булды инде. Ул вакытларда тавыклар утырып чыгара иде чебиләрне, хәзер чебешләр артыннан йөрерлек исәнлек юк. Һәр елны яз көне яшь тавыклар сатып алам, кыш чыкканнарын суйдырам. Тавыклар тотуның бер мәшәкате дә юк бит. Белдерү буенча шалтыратсаң, бөртеген, көрпәсен китереп бирәләр. Бутап та ашатам. Аннан соң, алар янына чыгып йөрү бер зарядка гына. Йомыркаларын җыеп, алар белән “сөйләшеп” керәсең. Җәй көне рәхәтләнеп, йортта, чирәмдә йөриләр тавыклар, аларны карап утыруы да рәхәтлек бирә.

Мәдинә Кәлимуллина (Иске Кади): -  Тавык бит ул талымсыз кош, калган ризыклар белән дә асрап була аны. Әтигә 90 яшь тула, ялгызы яши, аяклары авыр йөрсә дә тавыкларны бетертәсе килми. Дөрес, кайтканда үзебез карыйбыз. Җәй көне алар үләнен чүпләп, башкасын табып, үзләрен-үзләре туйдыра дисәң дә була. Әтинең пай җирләре бар, аренда өчен бирелүче бөртек тавыкларга җитә, үзе генә булганда тавыкларга бөртек бирә, без кайткач бәрәңге белән бутап та ашатабыз. Әти туксанга барганда да ат, бозау тотты, аларны бетергәненә әле бернчә ел гына.

Фәния Гатина (Чирмешән): - Эре маллар тотмыйбыз, егермеләп тавыгыбыз бар. Авыл йомыркасы кибеттән алган белән чагыштырырлык та түгел. Балаларга, шәһәрдән кайтучыларга күчтәнәчкә бирәбез. Бездә тавыкларны урамга, чирәмгә чыгарырга мөмкинлек юк, йортта гына йөриләр, шуңа үләнне йолкып ашатабыз. Соңгы вакытта нишләптер салулары начарланды, витаминнар, био кушылмалар алырга дип торабыз. Гомер буе тавык асрасак та гел өйрәнергә кирәк, интернеттан да киңәш сорыйбыз. Без тавыкларны ел саен әкренләп яңартабыз, яз көне биш-алтыны сатып алабыз, картайганчы тотабыз. Авылда яшәп тавык та асрамагач, калган ризыкны кая илтергә, тавыклар бит алар талымсыз, барын да ашыйлар.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев