Чирмешән районында 40 кеше эшсез буларак исәптә тора
Агымдагы елның алты ае йомгакларыннан күренгәнчә, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 40 эшсез кеше исәптә тора. Үткән елның бу чорында андыйлар 76 булган. Шул ук вакытта үзәк 114 эш урыны тәкъдим итә. Район оешмаларына бухгалтерлар, агрономнар, мал табиблары, зоотехниклар, менеджерлар, пешекчеләр, кибетчеләр, тракторчылар кирәк.
Ел башыннан үзәккә 950 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 158се эшсез дип табылган һәм аларга эшсезлек буенча пособие билгеләнгән. Биредә исәптә торучыларның 89сы алты ай эчендә үзлегеннән һәм үзәк ярдәме белән дә эш таба алган. Ярты елда 51 яшүсмер дә үзәк аша вакытлыча эшкә урнашкан.
Үзәк быел да шәхси эшен башларга теләүчеләргә ярдәм итә – квартал саен бер эшсез кешегә шул максатларга субсидия бирү каралган, мөмкинлекләре чикле гражданнарга өстенлекләр бирелә. Агымдагы елның алты аенда ике кеше үз эшен башлап җибәргән: берсе куян үрчетү эшенә алынса, икенчесе массаж ясау хезмәте күрсәтәчәк. Өченче кварталда эшмәкәрләр саны тагын арта, берәү документлар әзерләү белән мәшгуль.
Эшсез калган 33 кеше үзәк ярдәме белән яңа һөнәр үзләштергән. Алар Чирмешән, Нурлат, Лениногорск, Чистай шәһәрләрендәге уку йортларында укып, котельный операторы, кран машинисты, слесарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ягулык салу станцияләре операторлары, каравылчы, пешекче һөнәрләре алганнар.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев