Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 338 кеше үзмәшгульлек буларак теркәлгән

Быел үзмәшгульләрдән салым түләтү турындагы канун гамәлгә керде. Тамада, тырнак ясаучы, кондитер ­– үзмәшгуль булып теркәлергә мөмкин һөнәр ияләренең берничәсе генә бу, без район газетасында алар турында язган идек. Ел башыннан районда 338 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

Өй шартларында үз эшләрен ачып, үзмәшгуль булып теркәлгән эшмәкәрләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

-Башта үз фатирымда эшли башлаган идем. 2013 елда “ИП” ачтым, -ди Чирмешәндә яшәүче “Матурлык студиясе” хуҗасы Алина Багауова. –  Индивидуаль эшмәкәрләр белән чагыштырганда, үзмәшгуль булу, әлбәттә, отышлырак.  Ягъни без салымнарны азрак түлибез. Ел саен 40 меңгә якын пенсия кертемнәре түләргә дә кирәкми. Салым хисабын алып бару күпкә гади һәм аның күләме дә кимрәк. Бу төп уңай яклары. Декларацияләр тутырып мәшәкатьләнәсе юк, үзмәшгульләр өчен мобиль кушымта аркылы эшлисең, анысы да бик җайлы.

Әккәрәй авылында яшәүче Галина Маркелованың 6 ел элек хобби буларак кына башланган эше бүген бизнеска әверелде дип була. Ул декоратив шарлар белән төрле чаралар уза торган залларны бизи, аның үз клиентлары бар. Галина янгын сүндерү частеның янгыннарны кисәтү инструкторы. Шул төп эше белән бергә, яраткан шөгыленә дә вакыт табарга тырыша.

– Барысы да ютубта күргән видеороликтан башланды, - ди Галина. – Ул вакытта да даими эш урыным бар иде. Шарлар  бәйрәм кәефе тудыра, кешенең күңелен күтәрә. Үзмәшгуль булып май аенда ук теркәлдем. Яңа салым системасы турында Татарстан Республикасында эшкуарлыкны яклау буенча  үзәкнең үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча райондагы төбәк вәкиле Ленар Камалов сөйләде. Законлы эшләүнең уңай ягы - мин шәхси кешеләр белән генә түгел, юридик затлар белән дә эшли алам. Индивидуаль эшмәкәрләргә караганда, үзмәшгульләрнең салым күләме азрак. Эш бит үзенчәлекле, заказлар да гел булып тормый.  Керемнең суммасын үзебез язабыз, аннан салым күләме  исәпләп чыгарыла, аны да мобиль кушымта аркылы түлибез. Беркая да йөрергә кирәкми, бернинди дә отчетлар тапшырасы юк.

Үзмәшгуль булып ничек теркәлергә?

-Моның берничә ысулы бар. Иң җиңеле – “Минем салым” мобиль кушымтасы аша. Моңа биш минут җитә. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. Шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин, теркәлүне вәкаләтле банклар аша да башкарырга була. Үзмәшгульләрнең башка сорауларына җавапны tvoedelo.pro сайтыннан да табарга мөмкин. Шунда ук консультациягә дә язылырга була, - ди Ленар Камалов.

Тулырак мәгълүматны сайтта табарга була www.tvoedelo.pro.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев