Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында узган елны 27 кеше мошенниклар корбаны булган

Безнең халык бигрәк ышанучан инде. Күптән түгел Чирмешәндә яшәүче бер ханым мошенниклар корбаны булган, аның картасыннан 150 мең сум акчасын урлаганнар.

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, кызганычка каршы, алар “кармагына” эләгүчеләр һаман очрап тора. Узган елны шундый 27 җинаять очрагы теркәлгән. 2018 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 330 процентка арткан. 

Район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов әйтүенчә, мошенникларның алдау схемалары гел үзгәреп тора, әледән-әле аның яңа төрләре эшкә җигелә.

-Элек кырыкалдарларның, нигездә, “Әни, коткар!” кебек төре популяр иде.  «Мин улыгызның, туганыгызның дусты, ул җинаять кылды. Аны бәладән коткарыр өчен акча күчерергә кирәк",- дигән сүзләрне ишетеп, байтак кеше мошенникларга акча күчерде. Былтыр мондый фактлар булмады,  - ди Хәлил Шәфигулла улы. –Соңгы вакытта алдакчылар “ятьмәсенә” Интернет челтәре аша эләгүчеләр саны артты.  Гадәттә, мошенниклар бушлай белдерү бирү мөмкин булган сайтлар аша акча үзләштерәләр. Мәсәлән, райондашларыбызның берсе Интернетта дуңгыз балалары сату турында белдерү урнаштыра. Аңа берәү шалтырата һәм дуңгыз балаларын сатып алуы турында хәбәр итә, хәтта әтисенең  алар артыннан барасы турында да әйтә. Һәм, акча күчерәм дип, карта номерын сорый. Якташыбыз ул сораганны әйтеп бирә. Шалтыратучының: “Акча, нишләптер, китми, ПИН – код кирәк”,- дигән сүзләренә дә ышанып, аны да әйтә. Нәтиҗәдә, аның карточкасында булган акчасын ансат кына урлыйлар.

Күптән түгел Чирмешәндә яшәүче бер ханымнан “Сбербанк” картасыннан 150 мең сум акчасы югалу хакында гариза кергән.

-Хәл болайрак була. 26 гыйнварда билгесез кеше Сбербанк хезмәткәре булып смс-хәбәр җибәрә. Имеш тиздән булачак туган көне уңаеннан аңа 1 мең сум акча күчерәчәкләр икән, ләкин әүвәл берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Тест  вакытында банк картасының номеры турында да сорау була, ул аны да яза. Телефонына 900 номерыннан килгән кодны да һич уйлап тормыйча, сайтта  күрсәтә. Һәм берникадәр вакыттан соң үзенең кредит картасыннан акчасы урланганын сизеп ала. Кызганычка каршы, мондый мисаллар бер генә түгел. Узган елның ноябрь аенда бер үк вакытта өч якташыбыз мошенниклардан алдата, аларның да банк картоларыннан шактый күләмдә акчалары юкка чыга.

Полиция хезмәткәре әйтүенчә, еш очрый торган алдауның тагын бер төре - кырыкалдарлар Интернет аша “ВКонтакте”да кемнеңдер шәхси  битләренә кереп, акча сорап  язалар. Ярдәм кулы сузам дип, күрсәтелгән банк картасына акча күчерүчеләр дә була.

-Якташларыбызга кабат мөрәҗәгать итәбез: уяу булыгыз. Акча турындагы үтенеч, бигрәк тә аралашмаган кешедән килгән хәбәр, сезне шикләндерергә тиеш! Райондашларыбызга интернет аша тәкъдим иткән арзан товарга, призларга, бүләкләргә  кызыкмаска, таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерергә, билгесез кешеләр күрсәтмәсе буенча акча күчермәскә киңәш итәбез. Банк карталары белән дә сак эш итү сорала. Таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә, сылтамаларга (ссылка) кермәскә. Хәбәрләрне тикшерергә уйлаганда, бары тик банкларның рәсми номерларына гына чыгарга кирәк. Андый чакта 02 яисә 2-54-39 номерлары буенча полициягә шалтыратырга да була, - ди Хәлил Шарапов. - Торак пунктларда төрле хезмәтләр, товарлар тәкъдим итүчеләр белән эш иткәндә дә саграк булу сорала. Алар арасында да халыкны алдап йөрүчеләр, кибетләрдә, даруханәләрдә  арзан бәягә сатылучы товарларны бик кыйммәткә тәкъдим итүчеләр очрый. Аларга да акча бирергә ашыкмагыз, башта полиция хезмәткәрләре, туганнарыгыз, ышанычлы кешеләрегез белән киңәшләшегез.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев