Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 180 йортка извещательләр куйганнар

Аның сигналын ишетсәң – уянасың, ишетми калу мөмкин түгел. Янгын күзәтчелеге белгечләре ут чыгу куркынычы булганда тавыш бирә торган җайланмалар хакында әнә шулай ди.

Янгын турында  автоном хәбәр итү җайланмалары   безнең районда 180 йортка куелган. Бер йортка уртача өчәр датчик урнаштырыла икән. Төтен исен сизү белән алар көчле тавыш чыгара.

– Республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә без әлеге җиһазларны ялгыз гомер итүче өлкәннәр,  күп балалы гаиләләр яшәүче өйләрдә бушлай  урнаштырдык, – ди районның янгын күзәтчелеге  инспекторы Андрей Фомин.

Халык арасында, әлеге извещательләрне куркынычсызлык өчен үзләре алып куючылар да бар. Дөрес, бездә андыйлар күп түгел, 15 кенә җайланма - датчик  урнаштырганнар. Кайбер районнарда бу эш иганәчеләр ярдәме белән, җирле бюджет хисабына да башкарыла икән.

Җиһаз, чыннан да, файдалы, диләр. Әнә РФ Гадәттән тыш  хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә әйтүләренчә,  алар быел республикада 67 кешенең гомерен саклап калган.

Фәрит Яруллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев