Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 17 гектарда агач утыртканнар

Халыкара “Урманны саклыйк” акциясе кысаларында район урманнарында 17 гектардан күбрәк мәйданда 65 мең 812 төп агач утыртылган.

-Бу эшкә 70ләп кеше җәлеп ителде, урманчыларга авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, мәктәп укучылары да булышты, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина. – Үсентеләрнең күпчелеге - үзебезнең питомниктан, шулай ук, Саба урманчылыгы питомнигында үскән 7000 төп нарат һәм 5750 төп чыршы да безнең урманнарда тамыр җибәрер. Ылыслы бу агач үсентеләрен Светлогорский һәм Казанка урманнарына утырттык.

Болардан кала Светлогорский урманчылыгында 6 гектарга якын мәйданда имән һәм чыршы, барлыгы 25900 төп үсентенең тамырлары туфракка күмдерелгән. Шешминкада 6 гектардан күбрәк участокта  27100 каен утыртылган.

4-10 октябрьдә узган әлеге акциядә Чирмешән, Лашман, Ивашкино, Туймәт авыл җирлекләре актив катнашкан.  Чирмешәндә христианнарның яңа зираты янында байтак агач тамыр җибәрәчәк. Туймәттә дә яшеллек арткан. Мәктәп укучылары чишмә тирәсенә һәм күл буена чыршылар утыртканнар. Акциядә катнашырга теләгән һәркемне Чирмешән урманчылыгы үсентеләр белән тәэмин иткән.

фото: Әльфинур Зиһаншина, Надежда Гумерова

"Урманны саклыйк" акциясе барышында Чирмешәндә 66 мең төп агач утыртканнар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X