Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 16 ятим бала торак көтә

Быел райондагы 16 ятим баланың үз торагын алырга чираты җиткән.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Чирмешәндәге Марат Мостафин урамында ятимнәр өчен күтәреләчәк 16 аерым йортта төзелеш эшләре июль аенда башланыр дип көтелә. Район үзәгендәге Юлчылар урамындагы ике катлы йорттан да ятимнәргә дүрт фатир бирү планлаштырыла.

-Опека һәм попечительлек бүлегендә торак алуга 42 бала чиратта тора, шуларның 16сының  чиратлары җиткән, - ди бүлекнең баш белгече Гүзәл Мөхиббуллина. – Былтыр районда бер ятим бала да торак алмады.

2020 елда ике ятим район үзәгендә тораклы булса, берәр балага Казанда һәм Түбән Камада фатир биргәннәр. 2017 елда – 3, ә 2015 елда 4 ятим бала Чирмешәндә үз "куышын" булдырган.
Районда  26 гаиләдә 46 ятим бала тәрбияләнә. Бер гаилә ике баланы әле июнь аенда гына опекага алган. Былтыр дүрт ятим бала дүрт гаиләгә сыенган, аларның икесе опекага, икесе тәрбиягә алынган.

фото радакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев