Чирмешән районында 16 мәктәп автобусының өчесендә генә тахограф куелган
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында узган чираттагы утырышта кабат Татарстан Республикасы буенча муниципальара даими маршрутларда балаларны мәктәп автобусларында һәм пассажирларны йөртүне оештыру турында сөйләштеләр, кагыйдә бозу очраклары еш кабатланган районнар белән туры элемтәгә чыктылар.
Республика территориясендә хәрәкәт итүче барлык маршрут автобуслары да министрлыкның күзәтүендә. Нинди генә кагыйдә бозу булса да, алар анда теркәлә. Балалар, пассажирлар иминлеген шулай кайгырталар.
Тизлек режимын бозу, министрлыкка хәбәр бирмичә маршрутка чыгу очраклары безнең районда да булган. Бу кимчелекләрне якын арада бетерергә, сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Пассажирлар йөртүче оешма вәкилләре һәм автобус йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр уздыру кирәклеген дә ассызыкладылар утырышта.
Райондагы 16 мәктәп автобусының нибары өчесендә генә тахограф бар. Сәбәбе – аларны сатып алуга һәм урнаштырырга акча юк. Бу җитди тәртип бозу түгел, тик законны үтәргә кирәк.
Ландыш Зыякова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев