Чирмешән районында 156 чишмәнең яртысы төзекләндерелгән
Район территориясендә 156 чишмә исәпләнә, шуларның 80се яңартылган, төзекләндерелгән.
Авыллар китапханәчеләре һәрберсе үз авылларындагы су чыганаклары турында мәгълүматлар туплаган, авыл акъсакаллары белән очрашып, барлыкка килү тарихын һәм кем нигез салуы турында да язып алганнар. Ә үзәк китапханәдә әлеге материалларны бергә туплап зур альбом эшләгәннәр. Аңа мин дә күз салдым.
Соңгы ике дистә елда чишмәләрне төзекләндерүгә, аларның тирәсен матурлауга зур игътибар бирелә. Бу елларда нефтьчеләр ташландык хәлдәге байтак су чыганагына җан өрә, авыл халкына зур бүләк ясый. Төзекләндергән чишмәләрне зур бәйрәм ясап, тантаналы шартларда, ачалар.
Бәркәтә – районда чишмәләргә иң бай авыл. Бу торак пунктта алар унау ук. Алардан “Иштирәк” мул сулы һәм иң зур чишмәсе булып санала. Биредә пар тирәк үскән – исеме дә шуннан алынган.
Озак еллар “Шушма” колхозын җитәкләгән Кәрам Әхмәтҗанов әлеге су чыганагын һәм тагын бер - мул сулы “Табор” чишмәсеннән авылга су линиясе суздыра. Бүген дә бәркәтәлеләрнең краннарыннан чишмә суы ага. Минвәли чишмәсе авылга иң якын булган су чыганагы. Әле ул иң яшь чишмә дә. Аны 1999 елда Минвәли бабай казып, өстен тимер белән каплап, янына кружка да элеп куя, шунда ук “Табигать бүләге” дип язу да эшләтә.
Бәркәтәнең күршесе Түбән Кармалка да чишмәләргә бай. Аларның төзекләндерелгәне берничә генә. Шушма елгасы ярларыннан челтерәп аккан чишмәләрдән авыл халкы әле дә файдалана, тулысы белән яңартып кую мөмкинлеге булмаса да, аларны карап, чистартып торалар. Авылдагы иң зур чишмә “Заречный” дип атала. Аңардан ерак булмаган “Целебный” чишмәсеннән зуррак булганга, ул элек “Зур” исемен йөрткән. “Целебный” чишмәсен 2001 елда “Ямашнефть” яңартып куйган.
Район үзәге Чирмешәнебездә дә чишмәләр күп, төзекләндергәннәре генә дә җидәү. “Водозаборный” иң төп чыганакларның берсе, бу чишмә суын район үзәге халкы эчүгә һәм хуҗалык кирәк-яракларына куллана. Элеккеге кирпеч заводы янындагы “Чирмешән” чишмәсе дәвалау үзлеге булган минераль суы белән дан тота. “Сабантуй” суы да бик тәмле, олы юл чатындагы бу чишмәдән юлаучылар өзелми, алар суны үзләре белән дә алып китәләр.
Элек-электән Лагерка авылы җиде чишмә суыннан файдаланган һәм аларның һәрберсенең барлыкка килү тарихы билгеле. “Татарский” чишмәсе авылга татарлар килеп йөрүче юл буеннан чыкканга шундый исем алган. Урман буендагы агач улак буенча агучы “С желобом” (“Улаклы”) чишмәнең исеме дә матур. 20нче гасыр башында ук ясап куелган агач улак, мүкләнеп чыкса да, бүген дә хезмәт итә.
Утыз Имән авылы да чишмәләргә бай, әле аларның исемнәре дә үзенчәлекле һәм матур яңгырашлы (“Баллы”, “Торна чирәме”, “Кабык күпер”, “Гүзәл”, “Чәчәкле алан”). “Кабык күпер” чишмәсенең тарихы болайрак: элек авыл халкы мунчала ясау өчен бу су чыганагы янында кабык батырган, соңрак анда кабыктан күпер ясаганнар. 2012 елда ул вакыттагы хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов инициативасы белән төзекләндерелгәч, “Саф чишмә” “Чәчәкле алан” чишмәсе исеме алган. Чөнки бу тирә чәчәкләргә күмелгән.
Барлык авылларда чишмәләргә бай булмый икән. Әйтик, Андреевка, Югары Чегодай, Кармыш, Иске Элмәле, Иске Котыш, Нагорный һәм Светлогорский авылларында бары берәр генә чишмә бар, диләр.
Су чыганакларын саклыйк, кадерлик, алар тормыш чыганагы. Чиста сусыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Борынгы бабаларыбыз да эчәр су булган урыннарда гына төпләнгәннәр, авылларга нигез салганнар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев