Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 15 меңгә якын агач утыртылган

Санитар-экологик икеайлык барышында районда 15 меңгә якын агач һәм куак үсентеләре утыртылган.

Тугыз меңнән күбрәк агач үсентесе Светлогорскида тамыр җибәрә. Кара Чишмә авылында  4400 төп чыршы, нарат, карагач үсентесе утыртканнар, алар тугайда бакча башларында туфракка күмдерелгән.

- Быел үзсалым акчасының бер өлешен авылларны яшелләндерүгә тотарга килешкән идек. Кара Чишмәдә дә, Түбән Кәминкәдә дә 4400әр төп үсенте тамыр җибәрәчәк, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Түбән Кәминкә авылында да, Сабан туе уздыру өчен, чыршы, нарат, карагач белән әйләндереп алынган махсус мәйданчык булачак. Үсентеләрне үзебезнең урманчылар утыртып бирде, ә карап, тәрбияләп тору - үзебезнең эш.

Шешминка авылында да урманчылык янында парк ясадылар, биредә 900 төп карагач һәм чыршы тамыр җибәрә. Лашманлылар авыл урамнарына слива, чия, миләш кебек җимеш агачлары утырткан. Туймәт авылы әрәмәлеге яр буенда дистәләгән нарат, чыршы, Чирмешәннең Заречная, Береговая урамнарында тирәк, шомырт, юкә, чыршылар үсәчәк. Югары Чегодай авылының элеккеге мәчет урынында 20 төп юкә утыртырга планлыйлар.

Санитар-экологик икеайлык дәвам итә. 700дән артыграк кеше катнашында шул кадәр яшеллек утыртылган,  бу әле чик түгел.

- Айлык барышында җир өстендә аунап ятучы 241 кубометр чүп-чар җыелды, - ди районның административ комиссиясе секретаре Рәмилә Рәхмәтуллина.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев