Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Павловка авылында яшәүче элеккеге механизатор Президент сәгатен кадерләп саклый

Шешминка авыл җирлегендә урнашкан ике авылда: Нагай һәм Павловкада дүрт кеше яши. Павловкада ике йортта - өч кеше, Нагайда бер генә ир-егет гомер кичерә.

Нагай Шешминка белән Андреевка арасында урнашкан. Бүген бу тирәдә эш кайный, юл ясыйлар, инде байтак өлешенә асфальт түшәгәннәр. Нагай авылы ягына да таш салынган.

Мөгаен, мондагы халык кына беләдер бу урында Нагай барлыгын, чөнки биредә авыл исемен күрсәткән табличка да юк.

-Йортка кадәр асфальт килмәс, ләкин олы юлга кадәр генә, бик кирәк булса, тартып та чыгарырлар әле, - дип шаяртып каршы алды безне ерак түгел генә таш чыгару карьерында эшләүче Александр Юрин.

Александр Павлович инде берничә ел Нагай авылында бер үзе яши - биредә инде күптәннән күршеләр калмаган. Сашаның әти-әнисе дә - Павел Сергеевич белән Надежда Александровна да авылны ташлап китә алмаганнар.

Элек уллары әти-әнисе янына кунакка гына кайтып йөргән, ә инде аларны соңгы юлга озаткач, йортны бикләп китәргә йөрәге җитмәгән, бөтенләйгә монда күченгән.

Машинадан төшүгә Юриннарның өенә игътибар иттем. Йортның төсләрен яңартканнары күзгә ташланды, такта коймаларны да алыштырганнар, бакчаны төсле калай белән матур итеп тотып алганнар. Йорт тирәсендә дә тәртип, байтак территориядә үләннәр чабылган. Шунда ук, урам якта - ял итү урыны, балалар өчен таганак та ясап куйганнар. Ят күзләрдән качасы юк бит.

-Читкә китәргә уйламыйсызмы?- дим Александр Павловичка, үзгәрешләрне барлап чыккач.

-Әлегә андый уй юк. Йортны ташлыйсым килми, әти-әни нигезе бит. Биш бала шунда үстек. Җәй җитү белән туганнар кайта, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Мин булмасам, кем янына кайтырлар соң алар?! – ди әңгәмәдәшем.

Нагай поселогында 60-70нче елларда тормыш гөрләп тора. Кайчандыр монда 32 йорт булган. Кибет эшләгән. Шешминка, Андреевка мәктәпләренә 30 дан артык бала йөреп укыган. Халык күпләп мал асраган. Колхозлар тарала башлагач, Нагайда да елдан-ел буш йортлар саны арта бара.

Авылда челтәр газы юк. Юрин өйләрен утын ягып җылыта, аны сатып ала. Йортларында гына кое бар.

Александр Павловичның бакчасында умарта оялары урын алган.

-Әти-әнидән калган мирас. Әни озак еллар совхозда умартачы булып эшләде, - ди хуҗа.

Кирәк-яракка ул Шешминкага, я Чирмешәнгә барып килә, үз машинасы бар.

-Шулай ялгыз яшәргә кыен түгелме? Ял көннәрендә нәрсә белән шөгыльләнәсез? – дип дәвам иттем “сорау алуымны”.

-Күнектем инде. Аннан соң күңелсезләнеп утырырга вакыт та юк, йортта эш күп. Вакыт калса, телевизор ачам, - дип җавап кайтарды ул. – Әле менә кунакларым бар.

Казанда яшәүче Ольга, Александрның апасының кызы, ире Руслан, улы Реналь белән җәй саен отпускыларының бер өлешен монда үткәрәләр икән.

-Без ел да авылга кайтабыз. Биредә минем балачагым узды, әби – бабай янында каникулларны үткәрә идек. Бәлки шуңадыр да, җәй җитү белән монда тарта. Биредә саф һава, тыныч, шәһәрдәге кебек ыгы-зыгы юк. Җиләк җыябыз, абыйга өй эшләрендә булышабыз. Менә бит карагыз, баганага прожектор куйдырдык, бөтен авылны яктыртып тора, - дип елмайды Ольга Абдуллина да. – Кызганыч, авыл бетә. Бәлки эш, яшәү шартлары булса яшьләр шәһәргә китмәс тә иде.

Алар белән озак сөйләшеп тора алмадык, Әлмәткә туйга барырга җыеналар иде. Александр Павловичның улы өйләнә икән. Тормыш дәвам итә.

Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда соңгы 90 елда югалган авыллар саны 1400 гә җиткән. Тиздән әлеге исемлеккә Шешминка авыл җирлегендә урнашкан Нагай авылын гына түгел, Павловканы да кертергә мөмкиннәр.

Павловка авылына  1926 нчы елны нигез салынган диләр. Авылның исеме Ишлинкадан беренче күченеп килгән Павловлар гаиләсенең фамилиясеннән килеп чыккан. 20 нче елларда биредә 30 дан артык йортта 150 чамасы кеше гомер иткән. Шуннан соң халык саны гел азаеп бара.

Бүген авылда өч ир-егет гомер кичерә, Михаил Павлов - шуларның берсе. Нәкъ аның бабайлары бу урынга беренчеләрдән булып күченеп килгәннәр.

Михаил Константиновичның йорт тирәсе гөлт итеп тора. Бакчасында үсүче помидор, суган, кишер, кыяр түтәлләре арасында бер чүп үләне күренми.

-Бу әти-әни йорты, -ди тиздән 65 яшен тутыручы Михаил Павлов. – Яшьрәк чакта читкә дә киткән идем. Аннан соң әни авырый башлады, аны карарга кайттым. Гаилә дә кора алмадым, шулай ялгыз калдым.

Михаил Константинович кайчандыр мактаулы механизатор булган. Тырыш хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән булган.

-Бу грамота белән истәлек бүләген – кул сәгатен миңа Рөстәм Миңнеханов тапшырган иде. Ул вакытта ул әле республика Президенты түгел иде, - дип ул сәгатьне мида да күрсәтте хезмәт ветераны. – Күпме вакыт узды, ә сәгать һаман йөри.

Михаил Константинович әйтүенчә, авылга кеше бик сирәк керә. Почтаны алар үзләре Шешминка кибетеннән барып алалар икән.

-Район газетасына ел да язылам, барлык хәбәрне шуннан белеп торам, - ди әңгәмәдәшем.

Көненә бер тапкыр ул иң якын күршесе – авылның икенче башында улы белән торучы Геннадий Семеновның хәлен белеп кайта. Ун еллар элек монда биш-алты йортта кеше яшәгән, хәзер ике хуҗалык калган.
80 нче еллар ахырына авыл янәшәсендә газүткәргеч  сузалар, тик Павловка халкы “зәңгәр ягулык” кертүдән баш тарта, шуның белән авылның гомерен күпкә кыскарталар. Хәзер алар кышын мич ягып өй җылытырга мәҗбүр. Тагын бер баш бәласе - ашарга пешерү өчен газ плитәсенә баллон табу кыен. Азык – төлек артыннан абзыйлар күрше Шешминка авылындагы кибеткә баралар икән. Үзләренең “транспортлары” бар - Геннадий Семенов ат асрый.

Чирмешән районында соңгы 100 елда 20 гә якын авыл юкка чыккан. 1989 нчы елда район картасында Серебрянный Ключ, Ясак авыллары да бар. Бүген инде исемлекне Яңа Котыш авылы тулыландырды. Районның 10 авылында 100 дән азрак кеше яши.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч ,авылларнын бетуе...?