Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районына кагылышлы 120 дән күбрәк китап нәшер ителгән

Соңгы 20 елда гына да районыбызга багышланган 120дән күбрәк китап (авыллар тарихы, хикәяләр, шигырьләр, фәнни эшләнмәләр) дөнья күргән, шулар арасында авыллар тарихы аерым урын алып тора.

Модага керде диикме, район, авыл, нәсел тарихы белән кызыксынучылар күбәйде. Тапкан материалларны китап, җыентык итеп чыгаручылар да шактый. Әйтик, бүген районда авыллар тарихына багышланган 50гә якын китап исәпләнә. Эзләнүләр дәвам итә, яңа хезмәтләр дөнья күреп тора.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев моннан өч ел элек Урманасты Үтәмеш авылы тарихы турында китап бастырган иде. Узган елны әлеге авторның “ Югары Чыгадай тарихы” дип исемләнгән китабы нәшер ителгән. Тарихчы татар дөньясында, илдә билгеле бик күп шәхесләрнең нәсел җепләре Югары Чегодайга барып тоташуын ачыклаган.

Дамир Таҗиев үзебезнең район егете, ул да инде берничә китап авторы. 2019 елда аның “Тамырларым синдә, Саклыгым” китабы чыкса, 2020 нче елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Кармыш яугирләре – тарихларда калган батырлык”, 2021 нче “Иншар”: югалаган авыл тарихы”, дип исемләнгән хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.

Зөләйха Ханова “Авылым йортлары – тарихым капкалары” дип аталган китабын туган авылы Яшәүченең 90 еллыгына багышлаган, ул 2020нче елда нәшер ителгән.

Республикада танылган журналист Илдар Кыямов туган авылы турында "Кара Чишмә карьясе" дип исемләнгән хезмәтен 10 елдан артык язган. Ул басма 2017 елда чыкты.

Узган елны Илдар Әгъләметдин улының шигырьләр китабы чыкса, быел Әмир авылы тарихы турында 912 битле китабы басылды.

Якташыбыз Галия Сафиуллина да инде берничә китап авторы. Аның шигырьләр җыентыкларын якташларыбыз яратып укый. Быел язучы китап укырга яратучыларны “Заһидә” исемле хикәясе белән сөендерде.

Түбән Кармалка авылы турында Анатолий Чернышевның "Мы родом из Нижней Кармалки" дигән китабы беренче тапкыр 2017 елны басыла. 2019 нче елда автор,  өстәмәләр кертеп, кабат аны нәшрияткә тапшырган һәм быел әлеге хезмәт өченче тапкыр дөнья күргән. Тиздән ошбу китапны тәкъдим итү кичәсе булырга тиеш.

Билгеле, моңа кадәр дә безнең район турында, кайбер авыллар тарихына багышланган китаплар басылган. Әйтик, укытучы, инде мәрхүм, Гаяр Газыймҗановның "Туган җиребез - Лашман" исемле хезмәте 2001нче елны басылган. Бер төркем авторлар, авылдашлар: Фәнис Нуретдинов, Госман Мортазин, Галимҗан Хәмидуллин, Рафыйк Насыйров "Иске Кади авылы" исемле китапта авыл тарихына кагылышлы шактый материал туплаганнар. Югары Кәминкәдә гомер итүче ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдинов "Хәтер җепләре" исемле китабын туган авылына багышласа, "Туймәт: дәверләр һәм кешеләр" һәм "Туймәтем-туган ягым" дигән басмаларында күрше әнисе туган Туймәт авылы турында сүз алып бара. Имаметдин Хәйретдинов та озак еллар дәвамында Бәркәтә авылы тарихын өйрәнә, мәгълүматлар туплый. Кызганычка каршы, аның иҗат җимеше "Бөркеп чыккан чишмә -Бәркәтә" ул вафат булгач кына басылып чыкты. Александр Семайкинның "Кутема. Времена, события, люди" дигән китабын да райондашларыбыз кызыксынып укыгандыр, авыл тарихы чагылдырылган басмада бик күп фоторәсемнәр дә урын алган. Миләүшә һәм Әсхәт Закировлар язган "Вакыт дәрьясында Иске Үтәмеш" китабының да эчтәлеге бик бай, монда авыл тарихы тулысынча тасвирланган дип була.

Түбән Кармалка тарихы турында Нина Тельпиш "Мне жизнь подарена" исемле китабында яза. 2013нче елны дөнья күргән "Поезд на Родину" исемле китапта автор Петр Ефимовның  Чирмешән мәктәбе турында истәлекләре урын алган.

Озакламый Иске Кади һәм Туймәт авыллары тарихы турында яңа китаплар белән танышырбыз, бүген аларга материаллар туплыйлар. Лашманлылар, әккәрәйлеләр, яңаэлмәлеләр дә андый хезмәт турында хыяллана. Иске Сережкино, Кызыл Чишмә, башка кайбер авыллар буенча тарихи китаплар, инде басылып, укучылары тарафыннан яхшы кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев