Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районына биш мәктәп автобусы кайтты

Районда мәктәп автобуслары паркы яңара, әле генә биш яңа автобус кайтты.

Үткән атнада Алабугада узган август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар җитәкчеләренә мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды. Ford Transit автобусларын «Алабуга» икътисади зонасындагы заводта җитештергәннәр. Аларга балалар иминлеге өчен мөһим булган барлык җиһазлар да урнаштырылган. “Сары” автобуслар 21 урынга исәпләнгән, бер урын озатып йөрүче өчен каралган.

Яңа автобусларны Шешминка, Утыз Имән, Бәркәтә, Иске Үтәмеш мәктәпләренә укучылар йөртүгә билгеләргә уйлыйлар, район мәгариф бүлеге автобусының да эксплуатацияләү срогы чыккан.

-Бездә барлыгы 16 мәктәп автобусы. Аларның 15се рейсларга чыга, берсе резервта тора, - ди район мәгариф бүлеге методисты Таһир Рәхимҗанов. -  Мәктәп автобусларының файдалану срогы 10 ел, ә бездә 10 елдан артык хезмәт күрсәтүче автобуслар да бар. Иң элек 2009 елгы автобусларны исәптән төшерергә планлыйбыз. Яңа автобуслар менә шуларның урынын алачак. Техникалар теркәлү узгач рейсларга кузгалачак.

Мәктәп автобуслары 24 маршрут буенча хәрәкәт итә. Алар 12 база мәктәбенә 16 авылдан укучылар йөртә. Барлык автобусларның да йөртүчеләре бар. Яңа техникаларны  Казаннан барып алганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X