Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы ЮХИДИ экипажы – бәйге җиңүчесе

Район полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ бүлекчәсе экипажы икенче квартал йомгаклары буенча республикада, өченче категория группасында “Иң яхшы ЮХИДИ экипажы юл-патруль хезмәте” конкурсы җиңүчесе булды.

Экипаж членнары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Рәмис Шәкүров һәм административ законнарны үтәү буенча инспектор, полиция өлкән лейтенанты Сергей Барабашкиннар Татарстан Республикасының “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе төбәк ветераннары иҗтимагый оешмасының сертификатлары белән бүләкләнделәр, ә экипаж истәлекле вымпелга ия булды.

Аларга бу бүләкне, барлык хезмәттәшләре алдында, Татарстан Республикасы ЮХИДИ ветераннары оешмасы рәисе Евгений Савкин тапшырды.

-Ярты ел йомгаклары буенча, гомумән, район ЮХИДИ бүлекчәсенең уңышлары мактанырлык, алар  дүрт җинаять ачканнар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 548 очрагын ачыклаганнар, - диде Казан кунагы җиңүчеләрне бүләкләгәндә.

Тәҗрибәле инпекторларга район полиция бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Хәлил Шарапов та рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев