Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары “ТАТАR СҮЗЕ”нә әзерләнә

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм конкурсында безнең район мәктәпләре укучылары да катнашачак. Мәгълүм булганча, әлеге саллы бәйгедә җиңүчеләрне акчалата премияләр көтә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «ТАТАR СҮЗЕ» дип аталган иҗади бәйге игълан итте. Аның шарты буенча, конкурсантлар  нәфис сүз осталыгында көч сынаша. Бәйге татар телендә -  поэзия, проза, мәсәл номинацияләренә узачак.

-Район мәктәпләрендә бәйгенең беренче этабына әзерлек башланды. Укучыларыбыз яки укытучыларыбыз үз чыгышларын яздырып,  видеоязма рәвешендә, аларны 15 декабрьгә кадәр жюрига җибәрергә тиеш. Конкурс эше яттан сөйләнгән яисә укылган монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт. Катнашучының чыгышы музыкаль бизәлеш белән дә үрелеп барырга мөмкин, - ди район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина.

Беренче этапта катнашучылар видеоязмаларын электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына  җибәрә. Шунысын да әйтү мөһим,  конкурста катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк, анда олылар да үзләрен сыный ала. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләүнең гомуми суммасы исә 1 миллион сум.

Конкурсның икенче этабы 2021 елның 20 февралендә, жюри алдында уздырыла. Ә гала-концертны Халыкара туган тел көнендә – 2021 елның 21 февралендә үткәрү ниятләнә, җиңүчеләр шушы гала-концертта бүләкләнәчәк, диелгән бәйге нигезләмәсендә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев