Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары җир өстен чистартып акча эшли

Район мәктәпләре укучылары ел башыннан 30 тоннадан артык макулатура җыйганнар. Моның 2 тоннага якыны сентябрьнең соңгы атнасында гына тупланган. Бу бер укучыга бүлеп исәпләгәндә уртача 13 килограммга якын туры килә.

Кагазь калдыгы җыюда Утыз Имән мәктәбе укучылары мактауга лаек. Монда 16 укучы 2 тоннадан артык икенчел чимал җыйган, бу бер балага бүлеп исәпләгәндә 126 килограмм тәшкил итә. Икенчел чимал сатып 6 мең сум акча эшләгән. Лагерка, Туймәт, Кара Чишмә мәктәпләрендә дә бу эш яхшы оештырылган.

Ә менә Иске Үтәмеш мәктәбендә укучы 50 бала, нибары, 343 килограмм макулатура җыйган, Югары Кармалка мәктәбе укучылары исәбендә дә 107 килограмм гына.

Чирмешән аграр техникумынада һөнәр үзләштерүче 190 студент, шулай ук аз, 709 килограмм гына икенчел чимал туплаган.

Укучылар җир өстен пластиктан арындырып та акча эшли. Алар 4 тоннадан артык пластик җыеп, аның яртысын кабул итүчеләргә дә тапшырганнар.

Лагерка мәктәбе укучылары 168 килограмм пластик җыйганнар, бу җир өстендә аунап ятучы меңләгән пластик бутылка җыеп алынган дигән сүз. Әмир авылы башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, Югары Кармалка, Шешминка мәктәпләре укучылары да табигатебезне чистартуда бик тырышып эшлиләр.

Ә менә Чирмешән аграр техникумы студентлары бу өлкәдә дә макталмый, бер студентка бүлеп исәпләгәндә 600 грамм чималлары бар. Лашман мәктәбе укучыларына да икенчел чимал җыюда активлашырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев