Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары “армиядә” булдылар

Район мәктәпләрендә 10 сыйныфта белем алган 22 егет 5 көн дәвамында “армия хезмәтендә” булдылар.

Хәрби әзерлек буенча җыен быел да Яңа Элмәле мәктәбе базасында узды. Укучылар уку елы дәвамында тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресендә өйрәнгәннәрен практикада кулландылар. Хәрби җыен дәвамында булачак солдатлар окоп та казый, җирлек буенча ориентлашу, медицина ярдәме күрсәтүне дә практикада күрсәтәләр, төз атучылар да ачыклана. Хәрби әзерлек буенча зачет та тапшырып, егетләр арасында иң белемлеләрне билгелиләр.

-Хәрби укуны мөмкин кадәр армия хезмәтендәге кебек итәргә тырыштык, укучылар “казармада” яшәделәр, дүрт тапкыр ашау оештырылды, - диде хәрби җыен начальнигы Таһир Рәхимҗанов. – Хәрби җыеннарга килүче егетләрнең саны елдан-ел кимү генә уйланырга мәҗбүр итә. Райондагы 14 урта мәктәптән, нибары, 22 укучы килде, 4 яшүсмер сәламәтлекләре белән бәйле сәбәпләр аркасында хәрби укуларда булмады. Ә үткән уку елында мондый җыенда 44 егет катнашкан иде.

Вячеслав Редюков фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X