Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары 120 тонна макулатура, 10 тонна пластик савыт-саба җыйган

Район мәктәпләре укучылары сентябрьнең соңгы атнасында 4 тонна макулатура һәм 615 килограмм пластик җыйганнар. Ә ел башыннан 120 тонна 700 килограмм макулатура, 10 тонна пластик туплаганнар.

Җыелган макулатураның 71 тоннасын сатып, 285 мең сумнан артык керем алынган. Барлык макулатураны укучыларга бүлеп исәпләгәндә һәркайсына уртача 55 килограмм туры килә. Ә пластикның 6 тоннага якыны 43 мең сумнан артык табыш китергән.

Макулатура җыю буенча Түбән Кәминкә мәктәбе һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты алдынгылар рәтендә. Бер балага бүлеп исәпләгәндә, 130 килограммнан да артыграк икенчел чимал җыйганнар бу мәктәп укучылары. Туймәт, Әмир, Яңа Элмәле мәктәпләре дә байтак макулатура туплаганнар. Ә менә Югары Кармалка, 2 нче Чирмешән мәктәпләренә бу өлкәдә бераз активлашырга кирәк. Аларда бер укучы исәбендә 30-20 килограмм гына.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты пластик җыю буенча да 26 мәктәп арасында беренче. Уртача алганда, аларда бер укучы 20 килограммга якын бу төр чимал туплаган. Ә барлык чималны район укучыларына бүлгәч 5 килограмм чамасы гына туры килә. Шуның өчен дистәләгән мәктәпкә, аеруча, Ульяновка һәм Иске Элмәле укучыларына тырышырга кирәк.

Тирә-юньдә, юл кырыйларында әле һаман күпме пластик шешә аунап ята. Җыеп алсак, авылларыбыз чистарыр, ә мәктәпләргә өстәмә керем булыр иде.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X