Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы судында яңа рәис

Россия Федерациясе Президенты Указы белән, Чирмешән районы судына яңа рәис билгеләнде. Бу постны, моңа кадәр федераль судья булган, Дмитрий Макаров биләячәк.

Коллектив җыелышында Гражданнар эшләре буенча Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәрәв, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшиннар катнашты.

Дмитрий Макаров 1959 елгы, югары юридик белемле, юридик һөнәр буенча  хезмәт стажы 36 елдан артыграк, 20 елга якын район судында эшләгән.

-Дмитрий Васильевич эчке эшләр системасында тәрбияләнгән кеше, ул райондагы оператив хәлне яхшы белә, районның һәр кешесе белән таныш дияргә мөмкин, - диде Айдар Фатыйх улы яңа рәисне тәкъдим итү чарасында, аңа ышаныч белдереп.

Яңа рәис бу постка алты елга билгеләнде. Ул бу ышанычны аклап, тупланган коллектив белән аңлашып эшләргә, дөрес карарлар кабул итәргә ышандырды. Федераль судья эшен моңа кадәр район суды рәисе постын биләгән Рәиф Сәйфетдинов алып барачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев