Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләренең кайберләрендә татарча мәгълүмат юк

Районның барлык мәктәпләрендә дә элмә такталарда республикадагы ике дәүләт теленә дә урын тапканнар. Тик менә Түбән Кармалка, Югары Кармалка һәм Шешминка мәктәпләрендә стендлар, кабинет исемнәре бары рус телендә генә язылган.

“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында  башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы нигезендә, республикада барлык оешмаларда да элмә такталар рус һәм татар телләрендә язылган булырга тиеш. Чуваш яки башка милләтләр элмә такталарга үз телләрендә дә, ягъни өч телдә яза алалар, тик аларны дөрес чиратлаштырырга кирәк. Элек дәүләт телләрендә языла, ә аннан соң - ана телендә.

-Лагерка, Ивашкино, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Әккәрәй һәм Ульяновка мәктәпләрендә элмә такталар өч телдә дә язылган, тик аларны яңартырга, язуларны дөрес урнаштырырга кирәк булачак, - ди район мәгариф бүлеге методисты Җәмилә Мотыйгуллина. - Ивашкино мәктәбендә кабинет исемнәре, стендлар, дәрес расписаниесе, ата-аналар, укучылар өчен мәгълүматлар рус һәм чуваш телендә генә язылган, ә калган чуваш мәктәпләрендә, бөтенләй дә - рус телендә генә. Татар теле якта калган.

Балалар бакчалары да дәүләт телләрен һәм башка телләрне  саклау һәм үстерү программасы нигезендә эш алып бара. Элмә такталар да һәм стендлар да ике телдә – русча һәм татарча да  язылган, ә чуваш авылларында - өч телдә. Тик Ульяновка һәм Ивашкино балалар бакчаларында аларның урнашу тәртибе дөрес түгел.

Район мәгариф бүлеге бу юнәлештә эшне дәвам итә.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев