Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләренең җидесендә шахмат зонасы эшли

ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов ярдәме белән 2 нче Чирмешән мәктәбендә дә шахмат зонасы булдырдылар.

Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында районда  җиденче мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Депутат җибәргән бүләкләрне – өстәл, бер комплект өстәл шахматы, махсус сәгать һәм танылган шахматчыларның портретларын укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Затлы бүләккә укучылар да, мәктәп коллективы да бик шатланды.

Әлеге мәктәптә укучылар - яшь шахматчылар бу интеллектуаль уен белән башлангыч сыйныфлардан ук шөгыльләнә башлый. Бәйгеләрдә дә еш катнашалар, уңышлары да бар. Аларның гади генә шахматлары булган, әлегә кадәр шуларда уйнаганнар. Инде мәктәпнең икенче катындагы коридорында шахмат зонасы булдырылды.

-Ай ахырына кадәр районның барлык мәктәпләрен дә шахмат зоналы итәргә ниятләп торабыз, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Рәис Әхтәм улына бик зур рәхмәт, ул да шахмат сөючеләргә шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Якын көннәрдә “Шешмаойл” җитәкчелеге тагын 10 мәктәпне шахмат зоналы итәргә ышандырган. Бу проектка кушылырга теләүче игелекле якташларыбыз әле тагын булыр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев