Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә тимурчылар чишмәләрне матурлый

Районның барлык мәктәпләрендә дә тимурчылык хәрәкәте эшли. Әккәрәй, Ивашкино һәм Иске Кади укучылары аеруча активлар.

Әккәрәй урта мәктәбе укучылары авылдагы 20 ветеранга шефлык итә. Бу авылда әле бер Бөек Ватан сугышы ветераны да яши. 8 сыйныф укучылары Павел Борисовның хәлен белеп, даими ярдәм итеп торалар. Укучылар өлкәннәргә өй эшләрендә булышалар, кирәк булганда язгы-көзге бакча эшләрендә дә ярдәмгә киләләр, кыш көннәрендә аларның йорт тирәсен кардан чистарталар.

-Өлкәннәргә күбрәк  аралашу кирәк, алар хәл белгәнгә дә шатланалар, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Романовская. - Укучыларыбыз авылдагы һәйкәлләрне һәм чишмә тирәсен дә тәртиптә тоталар.

Иске Кади урта мәктәбендә, хәтта, 1 сыйныф укучылары да ветераннарга шефлык итә.

-Бәләкәйләр әллә ни эшли алмасалар да, бу эшкә күнексеннәр дип, аларны да җәлеп иттек. Беренчеләр укытучы апалары белән үзләренә беркетелгән  кешеләрнең хәлен беләләр, сөйләшеп утыралар, күчтәнәчкә концерт номерлары да алып баралар, - ди Иске Кади урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

6 нчы, 8 нче, 11 нче сыйныф укучылары ветераннарны гына түгел, чишмәләрне дә үз тәрбияләренә алганнар. Алар Кыр һәм Батырша чишмәләрен, Яңа урам коесын карап, чистартып, матурлап торалар. Урман эчендәрәк урнашкан Ташлы елга чишмәсен күреп кайткач, аны да шефлыкка алырга булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев