Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләрендә коррупциягә каршы чаралар еш уза

Район мәгариф бүлегендә коррупциягә каршы комиссия эшли. Алар барлык мәгариф оешмалары белән тыгыз элемтәдә торалар, барысында да коррупциягә каршы профилактик эш алып барыла.

Төрле чаралар, әңгәмәләр, класс сәгатьләре барышында укучылар коррупциянең ни икәне, коррупционерларның нинди алымнар куллануы һәм аларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге белән таныша. Һәр класста, яшь категориясенә карап, бу юнәлештә уздырылучы класс сәгатьләре темалары расланган.

Коррупция - хокук бозуның аерым төре. Җәмгыять белеме дәресләрендә “Ни өчен кешегә гадел булырга?” темасына дискуссияләр уздырыла. Укучылар темага якын килеп үз фикерләрен җиткерәләр, гасырлар буена килгән золым-коррупциянең бетүенә ышаналар.

Һәр елны коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан өлкән класс укучылары арасында, барлык мәктәпләрдә дә, бердәм дәресләр уздырыла. Брейн-ринг формасындагы бу дәресләрдә укучылар үзләренең коррупциягә каршы булуларын күрсәтәләр.

Башлангыч класслардан ук укучыларны коррупциянең сәбәпләре белән таныштыралар.

Полиция, прокуратура хезмәткәрләре өлкән класс укучылары белән еш очрашалар, укучыларның сорауларына җавап бирәләр.

Безнең укучылар коррупциягә каршы “Гадел яшәргә кирәк!” темасына уздырылучы иҗади эшләр республика бәйгесендә дә катнашканнар. Район этабында җиңеп чыккан дүрт эш республикага җибәрелгән. Күтәмә мәктәбе укучысы Кирил Миронов анда лауреат булды.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев