Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылында эрбет үстерәләр

Әлеге агач үсентеләрен Себердән үк алып кайтканнар.

Себердә эшләүче Әмир егетләре Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар үз бакча башларында утыртырга дип 20 төп шундый үсенте җибәргән. Авыл Сабан туйлары үтә торган мәйдан да шуннан ерак түгел. Димәк, бәйрәм кунакларын безнең якларда ят, әмма бик матур эрбет агачы (кедр) һәм ак чыршы (пихта, аны  йомшак чыршы, себер чыршысы да, диләр) каршы алачак. Тамыр гына җибәрсеннәр.

Агач тартмаларда кайткан “себер кунакларын” авыл егетләре  Фәнил Нуретдинов, Булат Әгъләмов, Инсаф Сафин күчереп утыртканнар. Булдыргансыз, егетләр!

Фото: Гөлшат Әгъләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев