Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре туры эфирда пәрәмәч пешерергә өйрәтә
Районның мәдәният хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдә калучы райондашларыбыз өчен милли аш-су әзерләү буенча онлайн мастер-класслар күрсәтә башлады.
Беренче булып, Иске Кади авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рузилә Мөктәсимова бәрәңге пәрәмәче пешерергә өйрәтте. Бу атна шимбәсендә Ульяновка авыл мәдәният йорты директоры Елена Статина чуваш халык ашы әзерләү серләрен күрсәтәчәк. Аны инстаграм челтәрендә туры эфирдан карарга мөмкин.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев