Чирмешән районы лагерьлары ишекләрен ачты
8 июньнән районда мәктәп балалары өчен җәйге лагерьлар эшли башлады.
Кармыш мәктәп яны лагерында быел 25 бала 21 көн ял итәчәк.
-Лагерьга 2-7нче класс укучылары йөри, -ди мәктәп директоры Гөлнур Якупова. – Алар өчен көн саен кызыклы чаралар оештырабыз. Төрле спорт уеннары, бәйгеләрдән тыш, экскурсияләр дә планлаштырылган. Чирмешәнгә музейга, бассейнга бару да күздә тотыла. Баларны өч тапкыр ашатабыз. Ата-аналардан җыелган акчаны балалар ихтыяҗына тотабыз: көнкүреш әйберләре, канцеляр товарлар, бүләкләр алабыз.
Районда “Кояшлы” ял лагеры да үз ишекләрен ачты, беренче сменага 45 бала килде. Җәйге каникуллар чорында биредә дүрт сменада 170 бала вакытын кызыклы итеп үткәрә алачак.
Фәүзия Шарапова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев