Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы хуҗалыкларында белгечләргә кытлык бар

2018 елда районга авыл хуҗалыгы белгечлеге алган бер якташыбыз да эшкә кайтмаган. 2017 елда ике яшь кеше туган якларына кайтып эшли башлаганнар.

Бүген Казан дәүләт аграр университетында 18 якташыбыз авыл хуҗалыгы белгечлеге үзләштерә, быел шуларның дүртесе диплом алырга җыена, ягъни ике кеше – инженер, берәр кеше икътисадчы, җир төзелеше һәм кадастр белгечлегенә укый. Казан ветеринария академиясендә һөнәр үзләштерүче җиде  райондашыбызның өчесе быел зоотехник белгечлеге буенча дипломлы булачак. Максатчан юллама белән укучы бер егетебез 2020 елда ветеринария бүлеген тәмамлый.

-Авыл хуҗалыгы белгечлеге бирүче башка уку йортларында укучы яшьләр дә бар. Дүрт райондашыбыз максатчан юллама буенча югары белем ала, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Светлана Галәүтдинова. - Без аларның районга кайтуларына өмет тотабыз.

Районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә югары белемле  белгечләргә кытлык елдан-ел ныграк сизелә.  Бу тармакта эшләүче белгечләребезнең күпчелеге пенсия яки пенсия алды яшендә, әлеге вазыйфаларны башкаручылар арасында махсус белеме булмаганнары да бар. Районның биш хуҗалыгында (“ЧИРМЕШӘН АГРО”, “Кара Чишмә”, “Андреевка”, “Күтәмә АГРОфирмасы”, “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”) агрономнар юк. “Ильхан” җәмгыятенә тагын бер мал табибы кирәк, “Кара Чишмә” белән “Андреевка”да алар бөтенләй юк. Күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә икътисадчылар һәм зоотехниклар вакансиясе буш.  “ЧИРМЕШӘН АГРО”, “Кара Чишмә”, җәмгыятьләрендә бухгалтерларга һәм инженерларга  кытлык, “Андреевка”да бухгалтер юк.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев