Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы хәбәрләре

Чирмешән районында апрель аенда бер бала туган.

Апрель аенда район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бер балага туу турында таныклык тапшырганнар. Ул – Югары Кармалка авылыннан Варвара Посадская. Бәләкәй Варвара әтисе Владимир, әнисе Надежданың беренче шатлыклары.

Бу елның дүрт аенда исә районда нибары 12 бала туган (2021 елның бу чорында – 10).

Быел районда 16 пар гаилә корган, шуларның бишесе никахларын апрель аенда рәсмиләштергән. Үткән елның бу чорында 9 пар кавышкан, шуларның икесе апрельдә туй уйнаган булган.

Май аенда гаилә корырга теләүчеләр юк, ә менә июньдә ЗАГС бүлегенә никахларын теркәргә җыенучы 8 пардан гариза кергән. Җәйнең башка айларында да туйлар көтелә.

Дүрт айда 16 пар кавышкан булса, кызганыч, шуның яртысы – 8 гаилә таркалган да. Аларның икесе апрельдә аерылышкан (2021 елның беренче дүрт аенда - 13).

Районда дүрт айда 100 кеше бакыйлыкка күчкән, шуларның 23се апрельдә. Кызганыч, кайбер көннәрдә бер авылда ике җеназа булган очраклар да бар. Үткән елның бу чорында район ЗАГС бүлеге 111 кешенең вафатын теркәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X