Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы җитәкчеләре проблемаларны урыннарга барып белешә

Ниһаять, Утыз Имән халкы зур бәладән котылачак. Бу авылда узган җыенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Утыз Имән белән Ульяновка арасындагы юлда быел ук капиталь ремонт башланачагы хакында сөенечле хәбәр әйтте.

Соңгы елларда нык начарланган әлеге юлның нигезен яңадан ныгытып ясаячаклар икән. 4 километр да 800 метр озынлыктагы юлны һәм җимерелү хәлендәге ике күперне ремонтлау өчен  республика бюджетыннан 150 миллион сум акча каралган. Аның 75 миллионы быел файдаланылырга - кулланылырга тиеш.

-Бу проблема  безнең авыл халкының үзәгенә үткән мәсьәлә иде. Аны шулай хәл итү өчен җай табуларына бик зур рәхмәт, - диде җыенда чыгыш ясаган Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.

Авылның 1988 елда төзелгән мәктәп бинасы әле бер тапкыр да җитди ремонт күрмәгән. Биг-рәк тә җылылык системасы, котельный тузган. Тәрәзәләрне дә яңартырга кирәк. Мәктәп директоры  Рөстәм Җамалиев шушы мәсьәләләрне кузгатты.

Сүз уңаеннан, бүген Утыз Имән мәктәбендә барысы 17 укучы укый, аларга 10 педагог белем бирә. Авыл җирлеге биләмәсендә мәктәпкәчә яшьтәге 13  бала бар, шуларның өчесе балалар бакчасында тәрбияләнә. Гомумән, Яңа Кади авыл җирлегендәге Утыз Имән авылында   155  хуҗалык санала, аларда   367 кеше яши. Кызыл Чишмәнең 10 йортында исә 25 кеше гомер итә.

Авыл халкы 2021 елда жыелган үзалым акчасын ”Чәчәкле алан ”чишмәсен тәртиптә тотуга, урам яктырткычларының лампочкаларын алыштыруга, урам юлларын кардан чистартуга, тәртиптә тотуга кулланмакчы. Шушы акчага Утыз Имән авылында рупорлар куярга, тавыш көчәйткеч алырга ниятлиләр. Чапаев һәм Совет  урамнарының 300 метр озынлыктагы юлына түшәү өчен вак таш, МТЗ-82 тракторы төягеченә сәнәк тә кирәк.

Иске Котышта үткән җыенда да халыкның сораулары бар иде. Әйтик, өч баш сыер асраучы  бер эшмәкәр сыер саву аппараты сатып алган. Шуның акчасын кайтарырлармы, дип кызыксына. Җавап бирелде: аның әлеге чыгымнарын бу елның беренче яртысында каплаячаклар.

Бүген җирлектәге  196 хуҗалыкта 467 кеше яши. Иске Котыштагы 187 йортта - 445, Красная Полянадагы 7 йортта 9 кеше гомер итә. Яңа Котышта ике хуҗалык бар санала.

-Узган елда авыл җирлегендә барлыгы ике бала гына туды. Ни кызганыч, үлем-китем күп, 2020 елда 15 авылдаш белән хушлаштык. Мәктәптә 27 укучы белем ала,  балалар бакчасына 6 сабый  йөри, - диде Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы  Александр Митякин.

Бу авыл җирлегендә үзсалым акчасын кеше башыннан 500 сум исәбеннән җыярга килешкәннәр. Аны куллану өлкәләре, нигездә, башка җирлекләрдәге сыман.

-Югары Кәминкә авыл җирлегендә 1993 елда төзелгән мәдәният йорты бинасына  капиталь ремонт кирәк. Мәктәп түбәсенең яңгыр үтә торган урыннары бар, җылыту системасын да ремонтлыйсы иде. Җыенда район җитәкчеләренә шушы мәсьәләләрне хәл итүдә булышуларын үтендек, - ди җирлек башлыгы Мингали Минһаҗев.

Югары Кәминкә авыл җирлегенә Югары Кәминкә, Ибрай Каргалы, Кызыл Яр авыллары керә. Аларда барлыгы 276 шәхси хуҗалык исәпләнә, шуларның 8сендә җәен генә кайтып яшиләр, 28е буш йортлар икән. Керкәле авылында 15 аренда йорты төзелгән -  алтысының тәрәзләрендә ут яна, ягъни хуҗалылар. Өч авылда барлыгы 556 кеше яши. Узган елда монда 2 бала туган, үлүчеләр 22 (!).

Югары Кәминкә төп гомумбелем мәктәбендә 25 бала укый, әлеге белем йорты - 22 кеше өчен эш урыны, балалар бакчасында 7 сабый тәрбияләнә. Кызыл Ярдан бер укучыны мәктәпкә автобус белән йөртәләр. 9 нчы сыйныфтан соң, укучылар белем алуларын Күтәмә, Лашман, Бәркәтә урта мәктәпләрендә дәвам итә.

-Быел үзсалым акчасын урам утларын, су башняларын, юлларны тәртиптә тотуга, көндәлек мәшәкатьләр өчен эш кораллары: бензин пычкысы, триммер-чапкыч алуга кулланырга ниятлибез, - дип планнары белән уртаклашты җирлек башлыгы.

фото: Айнур Заһитов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев