Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте грант арты грант ота

Район инвалидлар җәмгыяте соңгы берничә елда эшчәнлеген бермә-бер активлаштырды, дәрәҗәле оешмага әверелде. Аерым бер бина алып, анда зур ремонт башлаулары, грантлар алуга конкурсларда катнашулары – үзе бер кыю адым.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховка сайлаучыларны-гражданнарны кабул итүендә иң еш булучы кеше Мәдинә Талиповадыр. Соңгы килүендә ул депутаттан берни дә сорамады, аңа, моңа кадәр күрсәткән конкрет ярдәме өчен, Рәхмәт хаты тапшырды. Мөрәҗәгатьләргә гел игътибарлы Илгиз Салихов моңа лаек билгеле, җәмгыять бинасын капиталь ремонтлауга, нәкъ аның ярдәме белән, нефтьчеләр 500 мең сум акча бирәләр. Район да буш итмәячәк, ремонтка бюджеттан 300 мең сум акчага өметләндерәләр.

Инвалидлар җәмгыяте бинасын үзгәртеп кору өчен җәмгыять рәисе Мәдинә Шәфигулла кызы бар әрсезлеген эшкә җиккән. Бу хакта тәкъдимен иң әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин хуплый, кулдан килгәнчә булышырга ышандыра һәм сүзендә тора.

Хәзер район инвалидлар җәмгыятенең менә дигән үз бинасы бар. Элеккеге кысан, шыксыз, уңайсыз кабинетларны кешегә күрсәтерлек итеп ясарга мөмкинлек таптылар. Бинада санузел, керү-чыгу юлында пандус, тотынгычлар да бар. Кабинетлар чиста, якты. Зур ремонт озакламый төгәлләнәчәк. Инвалидлар, мөмкинлекләре чиклеләр белән биредә төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырырга мөмкинлек, шартлар туа.

Саулыгында кимчелек булганнар арасында да бик сәләтлеләре шактый. Кемдер бәйли-чигә, кемдер спортта көчле, сәхнәдә үзен күрсәтергә әзерләр дә дистәләгән. Яңартылган бинада тегү цехына да заказлар аз булмас. Андый цех кирәк иде.

Районда 1862 инвалид гомер итә, 52се – балалар, 525се – хезмәт яшендәгеләр.

Җәмгыять эшчәнлегенә объектив бәя бирү өчен, алар үткәргән чараларны искә алу да җитә. Кайдан уйлап, планлап кына өлгерәләр, ай саен диярлек бүләкләр өләшәләр. Аның бит әле акчасын табасы, иганәче эзлисе бар. Бу яктан җәмгыятькә булышырга әзерләрнең күп булуы сөендерә. Әнә физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләрен зур мәҗлескә чакырганда шәхси эшмәкәр Булат Латыйповның ишеген какканнар. Ике дә уйламаган, ниндидер сәбәп тә эзләмәгән Булат, кирәк сумманы биргән. Калган ягын җәмгыять үзе оештыра белә инде. Һәр бәйрәмнән рәхмәт әйтеп китәләр.

Кул эшләреннән, бакча җимешләреннән күргәзмә, шахмат турниры, сугышчы-интернационалистлар белән очрашу уздыру мәшәкатьләре дә җәмгыятьнең дәрәҗәсен күтәрде.

-Алла ярдәм бирә бит ул, - ди Мәдинә Шәфигулла кызы, тренажерлар алу тарихы белән кызыксынгач. -Чирмешәндә, хакимият бинасында очраклы рәвештә Ленар исемле бер ир-ат белән сөйләшеп киттек. Әлмәттә эшли икән. Сүз ара сүз ялганып, аңардан ярдәм сорадым.

-Нәрсә кирәк соң, апа?! - ди.

-Тренажерлар! - дим.

Шуннан соң бер атна үттеме, юкмы, безнең җәмгыять счетына кирәк кадәр суммада акча күчерделәр. Якташларыбыз - “Татойлгаз“да эшләүче Ленар һәм Динар Абдуллиннарга, Роберт Фәссаховка бу изге гамәлләре өчен зур рәхмәт. Гомумән, нефть оешмалары безгә төрле чаралар уздырганда бик булышалар.

Инвалидлар җәмгыяте коммерциячел булмаган оешмалар өчен грант конкурсларында үзен еш таныта. “Дуслар клубы“ Бу дөньяда мин ялгыз түгел“, “Шатлык лавкасы“, “Шатлык остаханәсе“ - “Православ инициатива“ конкурслары проектлары белән отып, 600 мең сумлап акчалы булганнар. Алар оргтехника, җиһазлар, тренажерлар, спорт кирәк-ярагы, бүләкләр алуга, бәйрәмнәр оештыруга тотылган һәм тотыла.

Әле генә район инвалидлар җәмгыятенә тагын бер шатлыклы хәбәр килгән: җәмгыять Татарстан Респуб-
ликасы Министрлар Кабинеты грантлары алуга социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга кагылышлы республика бәйгесендә 260 мең сум 786 сум грант откан. “Спортка – бергәләп“ номинациясендә җиңү өчен күчереләчәк бу средстволарга спорт һәм өстәл уеннары җиһазлары алмакчылар.

Конкурсларда катнашырга ТР Икътисад; Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыклары конкрет ярдәм күрсәтәләр, эшкә юнәлеш бирәләр.

Җәмгыятьнең инде бер ел үз тегү цехы эшли. Инвалид белгеч Лиана Меркулова шул дәвердә йөзләгән кешенең заказын үтәгән. Ремонтланган бинага кабат күчкәч, ул янәшәдәге лавкага халык китергән кием-салымны да кирәк үлчәмдә тегеп, ремонтлап торачак.

Инвалидлар җәмгыятенә килүчеләр күбрәк нинди мәсьәләләр күтәрәләр соң? Дару алуда кыенлык-
лар бар, курортларга, санаторийларга путевкалар сорыйлар. Эш эзләүчеләр булгалый. Хәер, алар җәм-
гыять хәл итә торган проблемалар түгел, әмма кемгәдер хәбәр җиткерелсә, кайберләре буенча тиз чишелеш табыла.

-Югары Кәминкәдә һәм Лашманда ике инвалид балага торак төзү, йортларын киңәйтү буенча ярдәм кирәк. Бар аларның торыр җире, әмма кечкенә. Чирле кешегә аерым бүлмә сорала, - ди Мәдинә Талипова. -Менә бу мәсьәләдә алга китеш юк, шунысы җанга тынгы бирми.

Туймәт, Иске Кади, Ивашкино, Лашман башлангыч оешмалары рәисләре бөтен чараларда актив катнашалар, инвалидлар язмышы белән гел кызыксынып, аларга булышып торалар. Бөтен эшне бушка гына, ирекле башкаралар.

Җәмгыять рәисе, алда телгән алынган үз биналарында ремонтны төгәлләп, инде складтагы җиһазларны урнаштырырга, инвалидлар белән монда ук очрашулар, төрле чаралар оештырырга хыяллана. Аеруча балалар аралашуга мохтаҗ. Алар бит кайвакыт гел өйдә, коляскада, шөгыль таба алмый йөдиләр.

Быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк инвалидлар җәмгыяте авылларда яшәүче 60, 70, 80 яшен тутыручы инвалид әбиләрне һәм бабайларны да юбилейлары уңаеннан өйләренә барып котларга тырыша. Урын өстендәге балаларны да бүләкләр белән сөендерәләр, хәлләрен беләләр. Бу гадәт инде икенче ел гамәлдә.

Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова инде 25 ел буе инвалидлар, ветераннар мәшәкатьләрендә. Лашманда китапханәче булып эшләгәндә, ул җәмгыятьнең башлангыч оешмасын җитәкләде. Мәдинә Шәфигулла кызы быел “Хатын-кыз. Ир-ат: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының зона этабында, “Ел үрнәге“ номинациясендә беренче урынны яулады, тирә-күршедәге 8 район вәкилләре арасында үзен таныта алды. Бүген аңа шулай ук инициативалы белгеч – Ирина Митяева нык таяныч.

Инвалид, мөмкинлеге чикле кеше, вакытында дөрес юнәлеш бирсәң, сәләтен үстерергә, ачарга булышсаң зур эшләргә дә сәләтле. Җәмгыять вәкилләре бу уңайдан күршедәге Самара өлкәсенең Камышлы районына сәяхәтләрен еш искә төшерәләр.

-Анда Фатыйма апа, Фәрһад абыйлар гаиләләренә 11 бала алганнар, 11се дә инвалидлар. Аларга караш безне таң калдырды. Бар җирдә чисталык, һәр баланың үз почмагы. Умарталар карашырга, йорт эшләрендә булышалар икән. Билгеле, көчләре җиткәнчә. Әле, Фатыйма апа кебек, ленталардан чәчәкләр ясап, аларны инвалидларга бүләк итәләр, - ди Мәдинә Талипова. - Бу бит хезмәт, башкаларга хөрмәт тәрбиясе.

...Бүген инвалидлар җәмгыятенә кунак килде –Екатерина Сдобнова, гомумән, “штаб” белән гел элемтәдә.

-Мин Чирмешәндә яшим, - ди ул. - Газеталар алдырабыз. Алай да күбрәк Интернетка керәм, дуслар белән аралашам. Кроссвордлар, ключвордлар чишәргә яратам. Район яңалыкларын белеп торам, гел чыга, үз аягымда йөри алмагач, “Безнең Чирмешән” газетасы сайтындагы фоторәсемнәрне карыйм. Әле бу көннәрдә футбол белән “чирлибез”, әби дә дөнья чемпионаты матчларын кызыксынып карый.

Катя аш-су әзерләргә дә оста, иң яраткан ризыгы – пицца һәм пылау. Әзерләргә кыенрак, әмма бергәләшеп бу эшне тиз башкарып була.

Ике коляскада йөри якташабыз. Инде алар дүрт ел хезмәт иткәннәр, озакламый яңалары кайтырга тиеш.

-Бар да яхшы: квартирабыз җылы, якты, су килеп тора, тиеш даруларны бирәләр, әмма икенче катта яшибез, аска төшү уңайсыз ,-ди Катяның әбисе Валентина Семеновна. - Инвалидлар җәмгыяте бинасында ремонт бетсә, бирегә ешрак килеп, аралашырга тырышырбыз. Җәмгыять вәкилләре, рәхмәт яусын, безгә еш керәләр, хәлебезне беләләр, бүләкләр бирәләр.

Бу көннәрдә районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова, ярдәмчесе Ирина Митяева командировкада – республика делегациясе составында Түбән Новгородка тәҗрибә уртаклашырга киткәннәр.

Эш барышында анысы да бик кирәк, үз казаныңда гына кайнап алга бара алмыйсың.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев