Чирмешән районы чыгарылыш сыйныфлар укучыларының ата-аналары имтихан тапшырды
“Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе кысаларында бу уку елында 9, 11 сыйныфларны тәмамлаучы укучыларның ата-аналары кабат парта артына утырдылар.
Акция Лашман урта мәктәбе базасында бердәм дәүләт имтиханнары кабул итү пунктында үткәрелде. Әти-әниләр, нәкъ имтихан тапшыручы укучылар кебек, барлык этаплар буенча уздылар. Бу көнне 89 кеше рус теленнән имтихан тапшырды. Сынау тәмамлануга эшләрне тикшереп, нәтиҗәләрен дә әйттеләр - “укучылар” барысы да порогны узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев