Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы архивында Бөек Ватан сугышына кадәрге документлар да саклана

Район архив бүлегендәге һәр документ бәлки ил күләмендә үк мөһим дә түгелдер, ә менә вакытлар, еллар үткән саен, монда сакланучы язулар кайбер якташларыбыз өчен кыйммәтле дәлилләргә, замана шаһитларына әверелә. Аннан, шуның ише документларда ил тарихы да чагыла инде.

-Абый шәһәрдә яши. Аңардан Тукай исемендәге колхозда (Иске Кади – ред.) эшләгән еллары хакында “пенсионныйга” белешмә сораганнар. Абый гариза язып калдырган булган, менә кызлар кирәкле кәгазьләрне табып, әзерләп куйганнар, - ди монда Иске Үтәмештән килгән Мәдинә Галимова.

Район архив бүлегенә шундыйрак гозерләр белән көненә уртача җиде-сигез кеше мөрәҗәгать итә икән. Нигездә 60,70,80 нче елларны “казыйлар” - кемгәдер эш хакы хакында белешмә кирәк, икенчеләр пенсиягә чыкканда стажын белешә яисә язуларының нөсхәләрен сорыйлар. Туган як тарихын өйрәнүчеләргә да архив хезмәткәрләре яхшы таныш: үткәннәргә күз салганда документлар – акка кара белән төшерелгән тарих. Мисал өчен, биредә райкомның 1939 елдан бирле рәсми документлары саклана.

Район Советы бинасының беренче катында урнашкан архив фондына бүген районның 33 оешмасыннан документлар кабул итәләр.

-Ике хранилищеда даими саклана торган 19708 документ архивланган (алар мәңге сакланырга тиеш) һәм юкка чыккан - ликвидацияләнгән предприятиеләрнең эш бирүче белән эшләүчеләрнең хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы 7465 докуметлары бар, - ди муниципаль архив бүлеге җитәкчесе Роза Вәлиева.

Монда документлар - кадерле “кунак”. Озын-озын киштәләрдә урыннары корыда, тәртип белән урнаштырылганнар. “Өшемиләр, эсселәнмиләр” дә, чөнки бүлмәләрдә даими 17-19 градус җылылык тора, документлар өчен - оптималь, “рәхәт” температура. Дымлылык та тиешенчә, 50-55 процент. Документларның тузган, ертылган битләрен ремонтларга да туры килгәли. Моны килешү буенча эшләүче Альмира Җиһаншина башкарып куя, документлар арасында да ешрак ул “казына”. Кирәкле язуларны табасы, урыннарын беләсе бар бит әле.

Быел бирегә мөрәҗәгать иткән 781 кешенең сорау-гозере үтәлгән .

-Эшчәнлекләре туктатылган, “беткән” колхозларның документлары да сездә сакланамы? – дим белгечләргә.

-Әйе, алар да бездә. Пенсиягә чыгучылар еш кына җәйге каникуллар чорында колхозда эшләгән еллары хакында да белешмәләр юллыйлар, - ди архив җитәкчесе. - Кичә генә Туймәттән бер абый килгән иде. Хезмәт кенәгәсендә мөһер - печать булмаган. Аңа булыша алдык, кирәкле документларны таптык. “Азат” колхозының 1951 нче елгы ук язуларын күтәрергә туры килде.

Архив хезмәткәрләренең ярдәмен алу өчен район үзәгендәге күп функцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сорау-гозерләрне белгечләргә интернет аша, электрон ысул белән дә җиткереп була. “Ничек тә ярый, безнең ишекләр һәрвакыт ачык, булышырбыз””, - диләр мондагы белгечләр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев