Чирмешән район больницасында "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенең 40 еллыгын билгеләп үттеләр
Районда “Ашыгыч ярдәм” хезмәте эшли башлаганга 40 ел тулган. Ул 1979 елның нәкъ 1 нче февралендә оешкан.
“Ашыгыч ярдәм” фельдшерлары тәүлек әйләнәсе халык сәламәтлеге сагында. Алар үз эшләренә тугрылыклы. Дилә Шәрәфетдинова, Римма Андреева, Надежда Кузиналар инде 30 ел кешеләргә ярдәмгә ашыга, иң кирәк вакытта беренче ярдәм күрсәтәләр. Таһир Галимов, Әюп Гыйльфановлар 15 ел “Ашыгыч ярдәм” машинасы руле артында.
Әлеге хезмәт эшчеләрен район үзәк больницасының актлар залына чакырып котладылар. Больницаның баш врачы Лилия Мортазина “Ашыгыч ярдәм” коллективына район үзәк больницасының Мактау грамотасын тапшырды.
Россиядә бу хезмәт 19 нчы гасыр ахырында барлыкка килгән. 1898 елның 28 апрелендә Мәскәү урамнарында кызыл хаҗ тамгасы төшерелгән “Ашыгыч ярдәм” машиналары күренә башлый.
Ландыш Зыякова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев