Чирмешән полиция бүлекчәсен студентлар "тикшерде"
Гомумроссия “Студентлар десанты” акциясе кысаларында район полиция бүлекчәсенә кунаклар килде.
Нурлат аграр техникумы Чирмешән филиалының иллеләп студентына полиция хезмәткәрләренең бурычлары, эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Бүлекчәнең музеена экскурсия дә оештырылды, шулай ук полициягә кандидатлар җыю тәртибе, уку йортларына керү таләпләрен аңлаттылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә уздырды.
Мондый акция ел саен уздырыла.
Фото архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев