Чирмешән почтасында чиратларны ничек бетерергә?
"Коммуналь хезмәтләр өчен түлим дип почтага кергән идем, ә анда чират, ике сәгатькә якын басып торырга туры килде", - дип белдерде Чирмешәндә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым. Ул редакциягә үк килде.
Ни өчен почтада шундый зур чиратлар? Әлеге сорау уңаеннан без район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдиновага мөрәҗәгать иттек.
-Зур чиратлар, гадәттә, һәр айның 20 нче числосыннан соң, түләүләр кабул итәргә санаулы көннәр калгач барлыкка килә, - ди Любовь Александровна. - Түләүләрне күпчелек айның соңгы көннәренә калдыра. Коммуналь хезмәтләрне кичен, без 18 сәгатькә кадәр эшлибез (төшке аш вакыты 13 тән - 14 сәгатькә хәтле) һәм шимбә көннәрендә 9 дан 16 сәгатькә кадәр түләргә мөмкин. Бу вакытларда кеше күп булмый. Эш режимын боза алмыйбыз, аны без буйсына торган “Россия почтасы” федераль дәүләт идарәсе раслады. Өстәмә кеше җәлеп итәргә дә мөмкинлегебез юк.
Бу эшне хат ташучылар аша да башкарып була. Тик күпләр бу уңайлы хезмәт күрсәтүгә игътибар итмиләр.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев