Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән муниципаль район Советы депутатлары элеккеге карарларга үзгәрешләр керттеләр

Бу елның үткән 6 аенда район территориясендә оператив хәлне анализлау җинаятьчелек динамикасында һәм структурасында җитди тайпылышлар булмавын күрсәтә.

Әлегә, отчет чорында районда теркәлгән җинаятьләр, 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 26,1 процентка кимегән, тулаем күрсәткечләр тотрыклы.

Мошенниклар тарафыннан банк карталарыннан акча урлаулар ешайган. Абонент телефон номерлары башка кешеләр исеменә теркәлү, аларның башка төбәкләрдә булуы сәбәпле, андый җинаятьләрне ачу бик кыен.

Районда рәсми рәвештә теркәлгән 317 берәмлек утлы коралл бар. Аларны саклау кагыйдәләрен бозган өчен, 2 берәмлек корал хуҗаларыннан алынган, 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Болар һәм хокук саклау органнарының узган 6 айдагы эшчәнлеге, законлылык турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге тикшерү группасы җитәкчесе Александр Мордвинов муниципаль район Советының егерме беренче утырышында мәгълүмат җиткерде. Депутатлар әлеге мәсьәлә уңаеннан да карар кабул иттеләр.

Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барган, район мәдәният йортында узган утырышта 2022 елда бердәм дәүләт имтиханнары йомгакларын да анализладылар.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова 2022 елда имтиханнар йомгаклары турында мәгълүмат җиткерде. Аннан күренгәнчә, кайбер фәннәрдән быелгы нәтиҗәләр узган еллардагыдан яхшырак. БДИны быел 11 сыйныфны тәмамлаган 75, узган еллардан калган 1 укучы тапшырган. Алардан 28 укучы (37 процент) 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. 18 егет һәм кыз укуда аеруча уңышлары өчен медаль белән бүләкләнгән.

Лицейдан Камилә Гайнуллина өч фәннән тулаем 287 балл җыеп, барысыннан да югары нәтиҗә күрсәтте. Ивашкинодан Оксана Краснова рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырган.

Күрсәткечләрдә уңай якка үзгәреш белем бирү сыйфатын күтәрү, чыгарылыш сыйныфларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча системалы һәм эзлекле эшләүне дәвам итү кирәклеген күрсәтте.

Депутатлар район бюджетына 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына муниципаль районнарның бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне, районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин аңлатмасыннан соң, физик затлар кеременнән салымны өстәмә норматив күчерүләргә алыштыруны килештерделәр.

Советның 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджеты турында 2021 елның 22 декабрендә кабул ителгән 79нчы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

2022 елда өстәмә керемнәр һәм район бюджеты счетларында ел башына калган средстволар хисабына, бюджетның керем өлешен 9 миллион 245 мең, чыгымнарны 24 миллион 642 мең сумга арттырдылар.

Район Советының 2016-2021 елларда һәм 2030 ел план чорына районны социаль-икътисади үстерү стратегиясе хакындагы 2016 елның 29 июлендәге 50нче карары да үзгәрешләр кичерде, моны яңа карарда чагылдырдылар.

Муниципаль районда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча территориаль өч яклы комиссия турында Нигезләмә дә расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев