Чирмешән моряклары Африкага кадәр барып җиткән
Без сулый торган һавадан йод исе килә икән. Айлар буе су астыннан чыкмыйча көймәләрдә йөзгән якташ морякларыбыз, һәрхәлдә, шулай дип сөйли. Туган як тарихы музеенда быел да очрашып, алар флотта үткән хезмәтләрен кабат искә алдылар.
Музей хезмәткәрләре су асты корабльләрендә төрле елларда хәрби хезмәт узган, хәзер районда яшәүче унике якташыбызны тапканнар. 19 март - Су асты моряклары көне уңаеннан аларны музейга дәшеп кунак итү инде матур традициягә әверелде.
Әмир авылыннан Фәнис Сафинның мондый очрашуда беренче генә тапкыр катнашуы. Су асты көймәсендә ул 1990-93 елларда хезмәт иткән. Радио-телевизордан хәзер исеме еш яңгырый торган Северодвинск шәһәрендә “учебкада” булып, соңрак буе 107 метр озынлыктагы К-324 РТМК дип аталган атом көймәсенә эләгә
-Әлеге хезмәткә яраклылыгыбызны әүвәл барокамерада тикшерделәр. Аның эченә кертеп утырталар да басым җибәрәләр, түзә алсаң – каласың. Кайберәүләрнең борыннарыннан кан китә. Көймәдә авария булган очракта, торпедо аппараты аша эвакуацияләнү күнекмәләрен өйрәндек. Тулы обмундирование белән, аның эчендә ятасың инде, кайчан чыгып җитәрмен икән, дип, - ди ул.
Дөрес, Фәнис Әхмәт улына, диңгезчеләр үзләре әйтмешли, “автономкаларда” - ерак диңгез сәфәрләренә чыгарга туры килмәгән.
-Электрчыга өйрәттеләр, өйрәнүләрдә ракеталар аттык. Отпускага да кайтырга туры килде. Югары Кәминкәдән Инсаф Заһретдинов белән бер көймәдә хезмәт иттек, хәзер ул Аксубайда яши, - дип өстәде оставкадагы 1 нче статьялы старшина Сафин.
Әккәрәйдә яшәүче 78 яшьлек мичман Анатолий Сипатров флотта алты ел, 1963-69 елларда хезмәт иткән. Су астыннан Сириягә, Кувейтка барганнар. “Не плавали, а ходили”, - ди Анатолий Иванович, моряклар шулай сөйләшәләр икән.
-Авыл егетләрен флотка ике куллап алалар иде, чөнки без армиягә кадәр техника – комбайн, трактор янында азмы-күпме кайнашкан кешеләр, – ди Югары Чегодайда туып үскән Габделхак абый Ганиев. - Безнең корабльнең озынлыгы 175, кильдән биеклеге 15 метр иде, 100 кешелек команда. Хезмәте авыр булса да, су асты корабльләрендә бик яхшы ашаталар: хәтта вино бирәләр иде, анысы бавырларны радиациядән саклау өчен кирәк, шоколад, сгущенка, кофе, какао, май, балык дисеңме, без – авыл балалары аны күрмәгән, зарланырга юк.
Күтәмәдән Анатолий Аброськин машинист-турбинист сыйфатында “автономкаларда” булган. Берсендә шулай су астыннан бер чыкмыйча 67 тәүлек ерак походка барганнар.
-Дөнья күреп кайттым, - ди флот хезмәтен сагынып Анатолий Александрович.
Ивашкинодан Сергей Ильич Кудряшов та – су асты көймәсе морягы. Төньяк флотта хезмәт иткән. Дизельдә эшләүче көймә белән Югославиягә, хәтта Африкага кадәр барган. Автономный паекта булган виноград кайнатмасын авыл малае беренче тапкыр шунда татып карый. 1976 нчы елларда була бу.
Керкәледә туып үскән Самат Хәйруллин да су асты көймәсендә үткән өч еллык хәрби хезмәтен кызык итеп сөйләде. Корабльдә хезмәт итү өчен бар яктан да әзерлекле, сәламәт булу мөһим, ди. Әйтмим калганын, анысын язу кирәкме, су асты көймәсендә хәтта бәдрәфкә кергәндә дә унитазны алдан “әзерләү” таләп ителә икән. Югыйсә көлкегә калуың бар.
Су астыннан тәүлекләр буе чыкмыйча, өскә чыгарга тансыклаган моряклар саф һаваның кадерен бик яхшы белә. Әнә йод исле икән бит. Хезмәтләре җиңел түгел, кыскасы. Шуның өчен диңгезчеләрнең флотка эләгү белән бәйле үзара русча мәзәк сүзләре дә яши икән: попал – гордись, не попал – радуйся, имеш.
Сүз уңаеннан, су асты көймәләренә хезмәт иткән якташларыбыз районда үзләренең оешмаларын булдырмакчылар. Аның җитәкчесе итеп Самат Хәйруллинны сайлап куйдылар.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев