Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйганнар

Быел мәгариф учреҗдениеләренә 500 тонна макулатура җыю бурычы куелды.

Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин чираттагы дүшәмбе планеркасында әйтүенчә, бу өлкәдә резервлар күп әле, аларны эшкә җигәргә кирәк.

Әлегә 85 тонна, ягъни һәр укучыга 166 кило кәгазь калдыклары җыелган. Чирмешән лицее һәм кадетлар мәктәп-интернаты макулатура җыюда иң алдынгылар.

Чирмешән мәктәпләре укучылары җыйган 7 тонна пластик савыт-саба да ниндидер продукциягә әверелер. Икенчедән, күпме территория калдыклардан чистарган. Пластик шешәләр җыюда да кадетлар (2 тонна), лицейлылар (1 тонна) башкаларга үрнәк күрсәтә.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев