Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицеенда кайбер алдынгылар икешәр бүләк алды

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланды. Чыгарылыш класслар имтиханнар бирергә керешсәләр, башкаларның җәйге каникуллары башланды.

Чирмешән лицеенда узган йомгаклау линейкасында бу уку йорты тормышында актив катнашучы, алдынгы укучыларны бүләкләделәр. 17 укучы ел дәвамында гел “бишле”гә генә укыган, аларга грамоталар белән бергә лицей медальләрен дә тапшырдылар. Бер чиректә “4”ле алган 12 укучы да бүләксез калмады. Лицейның 50 укучысы мәктәп, район, республика олимпиадаларында беренче урынга лаек булганнар, тагын шул кадәр бала – призерлар.

Узган уку елында район мәктәпләрендә 2 мең 200 укучы белем алган. Иң зур мәктәптә-Чирмешән лицеенда 357 бала укыган.

Лицейлылар “Чиста авыл синнән башлана” район бәйгесендә дә актив катнашканнар, уку елының икенче яртыеллыгында барлыгы 13 тоннага якын макулатура тапшырганнар. Бу эштә аеруча 7”а” сыйныфы тырышлык күрсәткән, алар 1 тонна 600 килограмм кәгазь калдыклары җыеп, мәктәп буенча беренче урынга чыкканнар. 2”а” сыйныфы укучылары да, кечкенә булуларыннан карамастан, җиңүчеләр арасында, алар-икенче, 11”б” сыйныфы өченче урында.

Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне, актив катнашучыларны линейкада да бүләкләделәр, алар өчен Алабуга шәһәренә сәяхәт тә оештырганнар.

7нче сыйныфтан Камиля Гайнуллина, 6нчыдан Булат Могыйзов, 10нчы сыйныф укучылары Айсылу Гафурова һәм Алия Ганиева, 11дән Айдар Могыйзов берничә грамотага ия булдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән лицеенда активистларны һәм иң яхшы укучыларны бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X