Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицеена Сургутта яшәүче эшкуарлар – якташлар бүләк кайтарды

Әмир авылында туган, бүген Сургутта яшәүче, шунда эшләүче эшмәкәрләр - Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар Чирмешән лицеена оргтехника: дүрт компьютер һәм бер күпфункцияле лазерлы принтер бүләк иттеләр.

Кышкы каникуллар булуына карамастан, бу көнне лицейга, Себердән кайткан Миндар Әгъзам улы белән очрашуга укытучылар гына түгел, балалар да һәм аларның әти-әниләре дә килде.

-Якташларыбыздан, лицей коллективыннан ярдәм сорап, бик матур эчтәлекле хат алгач, гозерләрен үтәмичә булдыра алмадык, бүген сезгә бүләккә  комьютерлар алып килдек. Файдаланыгыз, яхшы укыгыз, - диде ерактан кайткан кунак. –  Шуны да әйтәсем килә, укыганда, безгә иң кирәге төгәл фәннәр дияләр иде.  Алай да, минемчә, кешегә иң мөһиме – туган тел. Тел - милләтебезнең киләчәге. Башка телләрне дә өйрәнергә кирәк, күп тел белү – ул байлык.

Миндар Әгъләмов туган тел өчен борчылуы, татар телен белүнең өстенлеге, мөмкинлекләре турында да сөйләде.

Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов игелекле эшкуарга - Миндар Әгъләмовка район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтен белдерде, мәктәп дирекциясе -Рәхмәт хаты, ә укучылар үз куллары белән ясаган “иҗат җимешләрен” тапшырдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X