Чирмешән лицее директоры - Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре
Чирмешән районы укытучылары яңа уку елында белем бирүнең сыйфатын яхшыртуны бурыч итеп куйдылар. Моның өчен эшнең яңа формаларын эзләргә, дөрес ориентирлар билгеләргә кирәк.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова үз чыгышында мәгариф тармагында заманча белем бирү сыйфатына ирешү өчен педагогларның һәм белем бирү учреҗдениеләре җитәкчеләренең югары һөнәри осталыгы хәлиткеч фактор дип ассызыклады. Билгеле, белем бирүнең нәтиҗәлелеген, педагогик коллективларның эшен бәяләгәндә иң элек имтиханнар күрсәткечләре искә алына.
2018 нче елда районда унберенче классны тәмамлаучы 112 укучы имтихан тоткан, барысы да урта белем турында аттестат алган. Кызганыч, имтиханнарда барлык предметлар буенча да безнең баллар республиканыкыннан түбәнрәк. Дөрес, узган еллардагы күрсәткечләр бераз яхшырган. 46 егет һәм кыз 80 һәм аннан күбрәк балл җыйган (2017 дә – 36).
Әккәрәй, Ивашкино һәм Күтәмә мәктәпләре укучылары-математика, Ивашкино, Әккәрәй һәм Чирмешән лицее укучылары рус теле буенча имтиханнарда – иң яхшылар.
Тугызынчы классны тәмамлаучылардан, 259 кешедән 8 се дәүләт сынавын уза алмаганнар, аттестатсыз калганнар.
Күтәмә мәктәбе укучысы Айдар Хөсәенов химия буенча имтиханда максималь – 100 балл җыйды. Мондый нәтиҗә районда бердәнбер.
Проблемалар да бар мәгариф учреҗдениеләрендә. Укытучыларның 6,2 проценты – пенсия яшендәгеләр, кайбер предметларны махсус белемсезләр укыта. Туган телдә белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлырак шартлар тудыру мөһим. Хезмәт тәрбиясе, җәйге ялны оештыру, укучыларны тукландыру зур игътибар сорый.
Районда 45 белем бирү учреҗдениесе,шул исәптән 26 мәктәп бар. Аларда 2201 бала укый, быел беренче сыйныфка 205 малай һәм кыз укырга килер дип көтелә.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе укучылар белән индивидуаль эшне сыйфатлырак итү, ата-аналар белән дә конкрет шөгыльләнү кирәклеген күрсәтә.
-Укытучы һөнәре гомер-гомергә төп һөнәр саналды. Мәгарифкә бюджет акчасының иң зур өлеше тотыла. Бу дөрес, үзен аклый,-диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район мәдәният йортында узган әлеге август киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләп. -Әмма бу чыгымнарның уңай нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Дөрес, район укучылары арасында төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр күбәя бара, моңа сөенәбез генә. Бүген тәрбия, аеруча патриотик тәрбия мәсьәләсенә дә зур игътибар бирү бик мөһим. Бер уңайдан мәгариф тармагын даими кайгыртулары өчен, республика җитәкчеләренә, Президентыбызга бик зур рәхмәт җиткерәбез.
Пленар киңәшмәдә уку-укыту процессының барлык юнәлешләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, ирешелгән уңышларны барладылар, иң яхшы эшләүчеләрне, иң яхшы укучыларны, ветераннарны, яшь укытучыларны бүләкләнделәр.
2017-2018 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, Әккәрәй мәктәбе – районның иң яхшы мәктәбе, Чирмешәндәге “Чишмәкәй“ бакчасы иң яхшы балалар бакчасы дип табылдылар, район башлыгының Рәхмәт хаты, 15 меңәр сум акчага сертификат белән бүләкләделәр. Укучысы имтиханнарда химиядән 100 балл җыйган укытучы Александр Чалинның ( Күтәмә мәктәбе) хезмәтен район башлыгының мактау грамотасы белән бәяләделәр.
Чирмешән лицее директоры Марат Могыйзов хәзер “Россия Федерациясе Мәгариф тармагының Мактаулы хезмәткәре“ дигән исем йөртә, аңа да бу бүләк бүгенге киңәшмәдә тапшырылды.
Бу чарага килүчеләр, кунаклар мәктәпләр оештырган күргәзмә белән дә таныштылар.
Республикадан килгән кунак- Мәгариф һәм фән министры департаменты җитәкчесе урынбасары Рәсим Мөҗипов әлеге күргәзмә һәм ярминкә белән танышкач, алардагы товарлар һәм бизәлеш сыйфатыннан канәгать калуын әйтте, чирмешән районында бердәм дәүләт имтиханнарының закон кысаларында үтүен дә билгеләп үтте. Соңыннан ул район үзәгендәге кайбер мәгариф учреҗдениеләрендә булды.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Күбрәк фото: Чирмешән районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ярминкә дә оештырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев