Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән командасы медиапроект ача

“Әйдә, авылга!” проекты командасы 50 мең сумлык грант откан.

Татарстан Республикасы Аграр яшьләр оешмасы  ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырган “Авылның көче” проекты кысаларында, “Авылда социаль проектлау” конкурсында “Әйдә, авылга” проектын тәкъдим иткән безнең район командасы җиңүчеләр арасында. Алар әлеге проектны тормышка ашыруга 50 мең сумлык грант отканнар.

Чирмешән яшьләре интернетта авыл яшьләре тормышын яктыртучы медиапроект ачып җибәрергә планлыйлар.

- Ютубта яшь белгечләр, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр, талантлы яшьләр турында тапшырулар әзерләргә, шулай ук авыл яшьләре өчен булган программалар һәм райондагы яңалыклар белән таныштырырга уйлыйбыз, - ди команданың җитәкчесе Айнур Заһитов. - Уку йортлары тәмамлаучы якташларыбыз турында да тапшырулар әзерләү күздә тотыла. Без әлеге проектыбыз аша авыл җирендә дә талантны ачарга һәм хыялларны тормышка ашырырга мөмкин булуы турында аңлатырга телибез.

Биш кешедән торган команда беренче тапшыруларын июнь аенда эфирга чыгарырга планлый. Алар инициативалы эшмәкәр Альберт Латыйпов турында материал әзерли башлаганнар. 15-20 минутлык тапшырулар ике атнага бер тапкыр чыгачак.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев