Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр

Бүген җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Чирмешәндә беренче китапханә 1919 елның 19 августында Михаил Чухаевның 19 нчы гасыр ахырында төзелгән йортында урнашкан коммунистик клуб бинасында ачыла.

Шушы вакыт эчендә китапханәчеләрнең ничәмә- ничә буыны алмашынган, китапханәләр аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган.

Бүген районда 29 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Китапханәләрнең төп байлыгы – китап.  Районыбызның китап фонды бик бай, барлыгы 234 мең 225 китап исәпләнә. Китап укучылар саны  13 меңнән артып киткән.

- Китапханәләребездә 42 кеше эшли, алар барысы да үз эшләренең осталары, - ди җирлекара үзәк китапханә директоры Земфира Җамалтдинова. – Китапханәчеләр бөтенроссия, республика бәйгеләрендә,  район чараларында актив катнашалар. Быелдан башлап китапханә эшенә зур өлеш кертүче китапханә хезмәткәрләренә Николай Сергеевич Фролов исемендәге премия  биреләчәк. Әлеге бүләккә быел Бәркәтә китапханәчесе Әлфия Сөләйманова иң лаек дип таптык. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һәм ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, тыныч көннәр, шатлыклы мизгелләр телим.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев