Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешән китапханәчеләре гореф-гадәтләрне уеннар аша саклыйлар

Район үзәк китапханәсе һәм авыл китапханәләре замана белән алга бара. Интернет киңлекләрендә ачылган социаль челтәрләр аша китапханә тормышы, анда уздырылган чаралар - барысы да яктыртып барыла. Китапханәгә кайткан яңа китаплар турында да шуннан белеп була.

-Китапханәчеләребез рус, татар язучылары, җәмәгать эшлеклеләре, газета-журналлар мөхәррирләре белән туры эфирлар оештыралар. Тамашачылар-китап укучыларыбыз анда катнашып үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алалар, - диде район китапханәләр челтәре директоры Земфира Җамалтдинова. – Мондый эфирлар милләт язмышы, аның киләчәге турында фикер алышырга да мөмкинлек тудыра.

Районыбызда төрле милләт халыклары дус, тату булып, бер-берсен аңлашып, бер гаилә кебек яшиләр. Телләрне саклау, югалтмау, аны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрү максатында, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында район үзәк китапханәсе һәм авыллардагы филиалларда эшләүче китапханәчеләр төрле форматта чаралар уздыралар.

Туган якны өйрәнүче якташларыбыз, районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрьләр, гомумән иҗат сөюче дусларыбыз белән әдәби кичәләр, очрашулар еш оештырыла. Якташ язучыларыбыз Рәмзия Габделхакова, Галия Сафиуллина, Рушания Әхмәдуллина, Дамир Таҗиев, Ясәви Шәмсетдинов, республикада танылган иҗат әһелләре Зифа Кадыйрова, Наил Шәмсуаров, Раил Садриев белән очрашулар да укучылар күңелендә озак сакланыр.

Кече яшьтәге балалар өчен, социаль челтәрләрдә рус һәм татар телләрендә туры эфир форматында оештырылган “Әкияттә кунакта” тапшыруы нәниләрнең мәхәббәтен тиз яулады. Туры эфирда тапшыруны алып баручы белән “Йомшаккай” нәниләрне һәм ата-аналарын балалар китаплары белән таныштырып, йокы алдыннан әкиятәр укый.

“Ачык китап” түгәрәгенә йөрүче апалар онытылып барган кул эшләрен генә искә төшереп калмыйча, бәетләр укып, мөнәҗәтләр, такмаклар әйтеп, халык җырларын җырлап вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыралар.

-Яшүсмерләр яратып йөрүче “Халык уеннары” түгәрәге туган телне саклау максатында, чын мәгънәсендә, табыш булды. Китапханә хезмәткәрләре балалар  белән төрле милләт халыкларының онытылып баручы уеннарын, фольклорын, тарихын, мәдәниятын, көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнәләр, - диде Земфира Таһир кызы. – Татар, рус, чуваш, мордва милләтләре турындагы цикл-дәресләр төгәлләнгәч, шул халыкларның иң яраткан бәйрәмнәре оештырылды.

Туган телләрне саклау һәм үстерү максатында китапханәләр челтәрләре район мәгариф бүлеге, яшьләр сәясәте, спорт бүлекләре, район мөхтәсибе, чиркәү руханилары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, туган телләребезнең киләчәге өчен бергәләп тырышалар.

фото: Игнатьева Маргарита

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев