Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кибетләрендә азык-төлеккә чиратлар юк

Коронавирус таралу куркынычына бәйләп, халык күпләп ярма, макарон, он, шикәр сатып ала, кибет киштәләре бушап калган дигән сүзләр еш ишетелгәч, бу хәлне үз күзләрем белән күрү өчен, район үзәгендәге зур сәүдә үзәкләренә бардым. Һәм андый куркыныч бер нәрсә дә күрмәдем.

Дөрес, бер сәүдә ноктасында халык күп, кассаларга чират бар иде.

-Соңгы көннәрдә сатып алучылар саны артты, он, карабодай ярмасына сорау зур, тик куркыныч бер нәрсә дә юк. Бу товарлар кичтән бетсә, иртәнгә азык-төлек белән тулы зур “фуралар” килеп җитә, - диде кибет администраторы. - Хуҗаларыбыз товар белән өзеклекләр булмас дип ышандыра.

Башка кибетләрдә дә киштәләр азык-төлек, көндәлек кирәк-яраклар белән сыгылып тора дисәң дә була. Чират та, ажиотаж да юк.

Арбага азык-төлек җыеп йөрүче бер апага мөрәҗәгать итеп, нигә шулай күпләп товар җыюын сорадым.

-Мин Иске Котыштан, гел шулай сатып алам. Район үзәгенә айга бер килеп кирәкле әйберләрне җыеп китәм, аннан соң вак-төякне авыл кибетеннән генә алам, - диде ул.

Кибет киштәләрендә товар бетмәячәк. ТР Азык-төле министрлыгы республикада ике айлык азык-төлек запасы барлыгын хәбәр итә.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев